Кызарып пеште алмалар...
Информация
Бурычлар
Пумала тоткан кулларны иркен хәрәкәтләндерергә күнектерү.
Юылган пумаланы йомшак чүпрәк яки кәгазь салфеткага сөртеп киптерергә гадәтләндерү.
Алмаларны алмагач ботагына дөрес урнаштыру күнекмәләре формалаштыру.
Сенсорик сәләтләрен үстерү.
Терек табигать белән кызыксыну хисе тудыру; мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Шөгыль башында балалар ярымтүгәрәктә урындыкларда утыралар. Тәрбияче балаларга матур бизәлешле тартма күрсәтә.
Тәрбияче:
– Бу тартмада нәрсә бар икән, балалар? Беләсегез киләме? (Ачып карый, тартма ачылмый). Әмма тартма тылсымлы бугай, ачылмый. Аны ачар өчен, әйдәгез, әкрен генә өреп карыйк.
Уртага җыелып, балалар әкрен генә тартмага өрәләр. Тартма ачыла. Тәрбияче аннан агач рәсеме ала.
– Карагыз, балалар, бу нинди агач? (Алмагач.) Минем уйлавымча, бу алмагачта нәрсәдер җитми. Сез нәрсә җитми дип уйлыйсыз? (Алмалар.) Әлбәттә! Алмалар җитми.
Бакчабызда безнең үсә,
Зур һәм тәмле алмалар,
Сокланып карыйм аларга —
Кызыл, сары алмалар!
– Шигырьдә язылганча, көз көне бакчаларда алмалар өлгерә. Кешеләр, аларны җыеп, кайнатма, сок, компот ясыйлар. Алмалар ашарга да бик тәмле! Алар баллы, сусыл! Алмалар тагын нинди була? (Зур, кечкенә.) Ә төсләре нинди? (Кызыл, сары, яшел.) Алма нинди формада? (Түгәрәк.) Дөрес җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер уйнап алыйк.
Динамик пауза. «Бар матур бакча» уены.
Бар матур бакча, |
Кулларын өскә күтәрәләр, |
Анда алма үсә. |
куллары белән түгәрәк ясыйлар, |
Менә шундый алма зур, |
кулларын як-якка җәяләр, |
Менә шундый кечкенә. |
кулларын бер-берсенә якынайталар, |
Алма, алма кил әле, |
куллары белән чакыралар, |
Биеп-биеп кит әле. |
кулны билләренә куеп тыпырдыйлар, |
Әллә-ли, әллә-ли, |
әйләнәләр, |
Биеп-биеп кит әле. |
кул чабалар. |
Тәрбияче:
– Балалар, без хәзер альбом битләрендә ясалган алмагачларга пумала белән алмалар ясарбыз. Алмаларны нинди төсләр белән ясарбыз икән? (Кызыл, сары, яшел.)
Тәрбияче пумаланы суда чылатканнан соң гына буяуга манарга, аннары, буявы беткәч, яңадан шулай ук эшләргә кирәклеген аңлата. Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумала ярдәмендә кәгазь битендәге алмагачка үзләре теләгән төсләр белән алмалар ясыйлар. Шөгыль ахырында тәрбияче балаларның рәсемнәрен тактага элә.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең тырышлыгыгыз белән нинди зур алма бакчасы барлыкка килде! Рәхмәт сезгә!