Тәлинкәдә алмалар
Информация
Бурычлар
Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырга өйрәтү.
Җилем һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләре бирү.
Вак моториканы үстерү.
Биремне үтәүдә мөстәкыйльлек, табигатькә һәм әйләнә-тирәгә ярату хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларның игътибарын көз сурәтләнгән рәсемгә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, рәсемдә елның нинди вакыты сурәтләнгән? (Көз.) Көзен табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар:
– Урамда салкын.
– Агачлардан яфраклар коела.
– Яңгырлар ява.
– Көн болытлы була.
Тәрбияче:
– Көз – мул уңыш җыеп ала торган вакыт. Яшелчә бакчасында – яшелчәләр, җиләк-җимеш агачларында җимешләр өлгерә. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын белерсезме икән?
Эленеп тора агачта,
Йодрык-йодрык булып үсә,
Кызарып җитешә,
«Тып» итеп җиргә төшә.
Йә әйтегез, кем белә? (Алма.)
Тәрбияче (алмагач рәсеме күрсәтә):
– Дөрес, балалар. Без сезнең белән алмаларның рәсемен дә ясадык, аларны әвәләдек тә. Ә бүген без кәгазьдән киселгән алмаларны тәлинкәләргә ябыштырырбыз.
Динамик пауза. «Алма җыю» уены.
Барабыз, барабыз, |
Балалар атлап баралар, |
Алма күреп алабыз. |
як-якларына карыйлар, |
Үреләбез, алабыз |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Һәм кәрзингә салабыз. |
кулларын аска төшерәләр, |
Тагын алга барабыз, |
бер урында атлап торалар, |
Күп алмалар алабыз, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Кәрзиннәргә салабыз. |
кулларын аска төшерәләр |
(Фәрсия Зиннурова) |
Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумала ярдәмендә киселгән алмаларның ак ягына җилем сылыйлар һәм кәгазь тәлинкәләргә ябыштыралар. Тәрбияче алма кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.