Тәрбияче:

– Балалар, бүген иртән безгә Көз кызы Сөмбелә бик матур рәсем кертте. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.

Рәсемдә елның нинди вакыты сурәтләнгән? (Көз.) Көз икәнең ничек белдегез?

Балалар:

– Агачта сары, кызыл яфраклар.

– Кызгылт-сары яфраклар да бар.

– Сары яфраклар җиргә дә коелган.

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм, ул да көз турында.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

(Ә. Ерикәй)

Тәрбияче:

– Димәк, яфраклар гына түгел, үләннәр дә саргая. Көз турында тагын ниләр сөйләп була?

Балалар:

– Көннәр салкын.

– Яфраклар саргайдылар.

– Алар җиргә коелалар.

– Яңгырлар ява.

Тәрбияче:

– Балалар, көз көне кояш аз җылыта. Көннәр салкын тора. Кошлар җылы якларга очып китәләр. Бөҗәкләр ярыкларга кереп качалар.

Тәрбияче кәгазь битендә ясалган яфраксыз агач рәсемен күрсәтә.

– Яфраксыз агач бик моңсу күренә, шулай бит, балалар. (Тәрбияче моңсу сүзенең мәгънәсен аңлата. Балалар сүзне берничә тапкыр кабатлыйлар.) Әйдәгез, без агачларга яфраклар ясыйк. Агачларыбыз матурланып китәр.

Динамик пауза. «Яфрак бәйрәме» уены.

Сары, сары, сап-сары

Кулларын алга сузалар,

Агачның яфраклары.

аяк очына басып, кулларын өскә күтәрәләр,

Җил исә, ява яфрак –

куллар өстә, як-якка чайкалалар,

Көзнең матур чаклары.

әйләнәләр.

(Ләбиб Лерон)

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген агачка яфракларны штамплар ярдәмендә ясарбыз. (Балалар штампларны тотып карыйлар. Тәрбияче аларның бәрәңге һәм кишердән ясалуын әйтә.) Алдыгызда кызыл, сары, кызгылт-сары буялар. Бәрәңгедән ясалган штамп белән – зур яфраклар, кишердән ясалганнары белән кечкенә яфраклар төшерербез. Губка ярдәмендә җиргә коелган яфракларны ясарбыз.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче балаларга штамп белән рәсем ясау алымнарын өйрәтә: башта пумала белән штамка буяу сылыйбыз, аннары штампны кәгазь битенә басып кысабыз. Балалар, төрле төсләр кулланып, агачтагы һәм җирдәге яфракларны ясыйлар. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Искәрмә.

* Һәр төс өчен аерым штамп булдырырга кирәк.

* Штамп белән бизәк төшерүне башта аерым кәгазьдә эшләп карау зарур.