Тәрбияче:

– Балалар, карагыз, кемдер безгә хат җибәргән. Әйдәгез, конвертны ачыйк.

Тәрбияче балаларның игътибарын өстәл өстендәге конвертка юнәлтә. Хат эченнән рәсем кисәкләре ала, хатны укый: «Кадерле балалар, кәгазь кисәкләрен төсләренә туры китереп җыйсагыз, урманда яшәүче дустым белән танышырсыз. Урман хуҗасы».

Балалар киселгән рәсемне җыялар һәм тактага беркетәләр. Кулына кәрзин тоткан куян рәсеме барлыкка килә.

Тәрбияче:

– Куян турында ниләр сөйләп була?

Балалар:

– Бу – куян. Ак куян.

– Колаклары озын.

– Койрыгы кыска һ.б.

Тәрбияче:

– Игътибар белән карасагыз, куян никтер моңсу, боек күренә. Әйдәгез, үзеннән сорыйк, ни булды икән куянга?

Куян:

Мин куян – Озынколак.

Урман буйлап йөгердем,

Чәчәкләр өздем,

Гөмбәләр җыйдым,

Кәрзингә салдым,

Кишеремне югалттым.

Тәрбияче:

– Балалар, куян яратып ашый торган кишерен югалткан бит. Әйдәгез, без куянга ярдәм итик. Күп итеп кишерләр ясыйк.

Тәрбияче балаларга кишер муляжын күрсәтә. Кишернең төсе, формасы турында сөйләшү үткәрелә.

Динамик пауза. «Тәмле кишер»

Кишер зур,

Аяк очларына басып өскә үреләләр,

кишер кечкенә.

чүгәлиләр,

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

юу хәрәкәтләре ясыйлар,

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

кулларын алга сузалар,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!

ике кулны алга куеп сикерәләр.

Балалар өстәл артына утыралар. Тәрбияче әвәләү тәртибен аңлата. Балалар ике уч арасында туры хәрәкәтләр белән таяклар әвәлиләр. Таякның бер очын, уч төбенең ян яклары белән кысып, кишер формасына китерәләр. Тәрбияче балаларның ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк булса ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Афәрин, балалар, менә никадәр кишер әвәләдек! Әйдәгез, кишерләрне куянның кәрзиненә салыгыз. Карагыз, куян ничек шатлана һәм сезгә рәхмәт әйтә.