Чебен гөмбәсе
Информация
Бурычлар
Төсләрне дөрес куллана белү күнекмәләре бирү.
Буяу тапларын тигез һәм ритмлы рәвештә төшерә белүләрен ныгыту.
Вак моториканы үстерү.
Терек табигать белән кызыксыну хисе тәрбияләү.
Табигать матурлыгына уңай эмоциональ караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезне күрүемә бик шатмын. Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк та, бер-беребезне матур сүзләр белән сәламлик.
Шөгыль башында балалар түгәрәктә басып торалар. Түбәндәге шигырь юлларын сөйлиләр һәм тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне ясыйлар.
Дус булуы күңелле! |
Бер-берләренә карап елмаялар, |
Дөньяда яшәү рәхәт! |
кулларын як-якка җәяләр |
Дусларың булу зур бәхет! |
һәм өскә күтәрәләр, |
Дусларың булу бик шәп! |
кулга-кул тотынышып әйләнәләр |
Экранда урман рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балалар белән урман турында кыска гына әңгәмә кора:
– Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Агачлар.) Сез нинди агачларны беләсез? (Чыршы, каен, имән.) Агач төпләренә игьтибар итегез әле, анда нәрсәләр бар? (Гөмбәләр.) Урманда ак һәм майлы гөмбә, каен гөмбәсен очратырга мөмкин.
Урманда шундый күп гөмбә:
Ак, соры, кызыл, кара.
Исемнәре бигрәк кызык,
Истә калдырып кара.
Балалар гөмбәләрнең исемнәрен (ак һәм майлы гөмбә, каен гөмбәсе) кабатлыйлар. Экранда чебен гөмбәсе рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
Кып-кызыл эшләпәсендә
Төртке-төртке ак таплар.
Шундый матур булсалар да,
Бик тә агулы алар.
– Балалар, бу – чебен гөмбәсе. Ул шундый матур, ләкин аны ашарга ярамый. Чөнки ул агулы. Әмма поши, аю кебек кайбер хайваннар аны ашыйлар. Алар өчен чебен гөмбәсе – суык тиюдән дәва. Исегездә калдырыгыз: чебен гөмбәсе – агулы гөмбә! Урманда бу гөмбәне очратсагыз, аңа кагылмагыз!
Динамик пауза. «Гөмбә җыю» уены.
Барабыз, барабыз |
Атлап баралар, |
Гөмбә күреп алабыз. |
як-якларына карыйлар, |
Майлы гөмбә алабыз |
иеләләр, |
Һәм кәрзингә салабыз. |
басалар, кулларын аска төшерәләр, |
Чебен гөмбәсен алмыйбыз, |
бармак яныйлар, |
Кәрзинебезгә салмыйбыз. |
башларын чайкыйлар. |
Телефон шалтырый. Тәрбияче трубканы ала, сөйләшә.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә урманнан Аю Әппәс шалтырата, ул авырып киткән, суык тидергән. «Чебен гөмбәсе ашасам, сәламәтләнер идем», – ди. Әйдәгез, Аюга ярдәм итик, сезнең белән хәзер чебен гөмбәсе ясыйк.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумалалар алып, гөмбәнең эшләпәсен кызыл төскә буйыйлар. Буяу кипкән арада, яшел карандашлар алып, гөмбә кырыена үлән ясыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, бу чебен гөмбәсенә нидер җитми. (Ак таплар җитми.) Бик дөрес. Әйдәгез, без тапларны ясыйк! Уң кулның имән бармагын буяуга тыгыгыз һәм бармак бите белән кызыл эшләпә өстенә ак таплар ясагыз. Эшләп бетергәч, бармакларны салфетка белән сөртергә онытмагыз! Афәрин, балалар! Нинди матур гөмбәләр килеп чыкты! Без аларны Аю Әппәскә җибәрербез. Бик сөенер Аю баласы! Сезгә рәхмәт әйтер, тиздән терелер!