Төсле келәм (күмәк эш)
Информация
Бурычлар
Киселгән яфракларны кәгазь битенә пөхтә ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.
Кызыл, сары, кызгылт-сары, көрән төсләрне ныгыту.
Яфракларны агачның ботакларына дөрес урнаштыру күнекмәсен бирү.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү; табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче Р. Сәлахның «Сары яфраклар» исемле шигырен укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.
Сары яфраклар коела
Урамнан барган чакта,
Кайсы өстебезгә төшә,
Кайсысы җиргә ята.
Күк йөзеннән кояш качкан –
Җәй үткәнен беләбез.
Җиргә алтын яфрак сибеп,
Табигатькә килә көз.
(Рифат Сәлах)
Тәрбияче:
– Әйтегез әле, сез бүген балалар бакчасына килгәндә нинди үзгәрешләр сиздегез?
Балалар:
– Көн салкын.
– Болыт юк. Көн кояшлы.
– Көчле җил исә һ.б.
Тәрбияче:
– Дөрестән дә, көзен җилле көннәр күп була. Көчле җил яфракларны агачлардан өзә. Җир өсте алтын-сары төстәге яфраклар белән каплана. Әйтерсең лә җиргә матур келәм җәелгән!
Тәрбияче балаларга сары яфраклар чигелгән эскәтер күрсәтә.
– Бу матур эскәтерне минем әбием чиккән. Ул да сары яфраклы матур келәмгә охшап тора, шулай бит, балалар?
Яфрак-яфрак бизәк ясап,
Келәм чиктем...
Сары, кызыл ут яфраклар
Келәмемдә,
Алтын көзнең матурлыгы
Келәмемдә,
Әйтерсең лә урман, болын
Төшкән аңа,
Келәм түгел,
Ә гөлбакча үскән анда.
– Мин дә бүген бакчага килгәндә матур яфракларга карап сокланып килдем, төрле төстәге яфраклар җыйдым. (Балаларның һәрберсенә берәр яфрак бирә). Яфраклар матурлармы? Алар нинди төстә?
Балалар кызыл, сары, көрән, яшел яфракларга сокланалар. Өстәл өстендә яткан ватман кәгазьгә яфракларны тезәләр – матур келәм барлыкка килә.
Динамик пауза. «Яфраклар»
Бер, ике, өч, дүрт, биш. |
Бармакларын чиратлап бөгәләр. |
Алтын сары яфракларны |
Учларын йомарлыйлар. |
Кулга җыябыз ич. |
|
Бу – каен яфрагы, |
Бармакларын чиратлап |
Бу – имән яфрагы, |
ачалар, |
Бу – өрәңге яфрагы, |
|
Бу – юкә яфрагы, |
|
Бу – миләш яфрагы. |
|
Яфракларны җыябыз, |
иеләләр, |
Матур келәм ясыйбыз. |
басалар, кулларын як-якка җәяләр |
Тәрбияче:
– Әйдәгез, хәзер кәгазьдән киселгән яфракларны ябыштырып, тагын бер келәм ясыйбыз. Без аны кечкенәләр төркемендәге нәниләргә бүләк итәрбез.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Киселгән яфракларга, пумала белән җилем сылап, ватман битенә яфраклар ябыштыралар.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Яфраклардан нинди матур, төсле келәм ясадык! Бүләгебезгә нәниләр сөенерләр инде. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик тырыштыгыз!