Матур сөлге
Информация
Бурычлар
Пумаланың кылын кәгазьгә яткырып бизәк төшерергә өйрәтү эшен дәвам итү.
Пумаланы дөрес итеп тотарга, буяуга дөрес итеп манарга, башка төскә манганчы, пумаланы юарга кирәклеген төшендерү.
Буяу тапларын тигез һәм ритмлы рәвештә төшерә белүләрен ныгыту.
Милли бизәк төшерергә өйрәтү.
Балаларда татар милли киемнәренә, тормыш-көнкүреш әйберләренә кызыксыну уяту.
Әби-бабаларыбыз иҗат иткән әйберләргә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Магнитофон язмасында салмак кына гармун тавышы ишетелә. Тәрбияче балаларны бүлмәнең бер почмагында торган сандык янына алып килә. Аларның игътибарларын сандыкның бизәлешенә юнәлтә. Сандыкны ачып карый, ләкин сандык ачылмый.
Тәрбияче:
– Балалар, бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер? Әйтегез әле, сандык нинди?
Балалар:
– Сандык матур.
– Сандык зур.
– Агачтан эшләнгән.
Тәрбияче:
– Менә бит, балалар, сандык үзе турында матур сүзләр ишеткәч, ачылып та китте. Әйдәгез, бу серле сандык турында матур шигырь дә тыңлап үтик.
Бу тылсымлы сандыкта.
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән,
Ачып күрсәтсен безгә.
Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне (алъяпкыч, түбәтәй), берәм-берәм алып, балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
– Элегрәк һәр өйдә менә шундый сандыклар булган. Аның эчендә матур бизәкләр белән чигелгән калфаклар, түбәтәйләр, сөлгеләр, алъяпкычлар сакланган.
Тәрбияче сандыктан алъяпкыч ала.
Тәрбияче:
– Бу – алъяпкыч. Ул нинди матур! Алъяпкычның күкрәк турысы кызыл төсле чәчәк белән бизәлгән. Ул – лалә чәчәге. Лалә чәчәге безнең бакчаларда да үсә. Әйдәгез, бу матур сүзне бергәләп кабатлыйк. (Лалә.) Алъяпкычның итәк чите дулкынлы сызыклар, яфраклар белән бизәлгән. Ә алъяпкычны кемнәр кия дип уйлыйсыз? (Әниләр, әбиләр, апалар.)
Бу – түбәтәй. Түбәтәйнең түбәсе алтын җеп белән чигелгән. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре. Түбәтәйне төрле төстәге сәйләннәр белән дә бизәгәннәр әле. Балалар, ә түбәтәйне кемнәр кия? (Әтиләр, бабайлар, абыйлар.). Ә мин түбәтәй турында бер уен беләм. Әйдәгез, шушы матур түбәтәй белән уйнап алабыз.
Динамик пауза. «Түбәтәй» җырлы-биюле уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:
Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б.
Тәрбияче:
– Сандыкта тагын бер әйбер калган икән. Бу нәрсә? (Сөлге.) Ул нинди төстә? (Сөлге ак төстә.) Аның да баш-башлары аллы-гөлле җепләр белән чигелгән. Бизәкләрдә нинди төсләр күрәсез? Сөлге матурмы?
Ә хәзер өстәл яннарына килик. Карагыз әле, өстәлдә яткан кәгазьләрдә сөлгеләр ясалган. Әмма аларның бизәкләре юк. Әйдәгез, сөлгеләргә матур бизәкләр ясыйк.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче пумаланы суда чылатканнан соң гына буяуга манарга, бизәкләрне пумаланың кылын кәгазьгә яткырып куеп ясарга кирәклеген аңлата. Балалар түгәрәкләр һәм сызыклар ярдәмендә пумала белән сөлге силуэтын бизиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең тырышлыгыгыз белән нинди матур сөлгеләр барлыкка килде! Рәхмәт сезгә!
Балаларның тырышлыгы
Әллә каян күренә.
Матур бизәкле сөлгене
Куйыйк өйнең түренә.