Чәкчәк (күмәк эш)
Информация
Бурычлар
Сыгылмалы материал – тозлы камыр һәм аны әвәләү ысуллары турында аңлату.
Тозлы камыр белән пөхтә эш итү күнекмәләре (киемне пычратмаска; эш беткәч, кулларны юарга һ.б.) бирү.
Сенсорик тәҗрибәләрен баету, иҗади сәләтләрен үстерү.
Халкыбызның кунакчыллык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларына ихтирам тәрбияләү; күмәк эшләргә өйрәтү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә кунакка Зөһрә исемле курчак килде. Әйдәгез, аның белән исәнләшик. (Исәнме, Зөһрә.) Зөһрә бик матур күлмәк кигән! Зөһрәнең күлмәге нинди төстә? (Сары.) Ә башына нәрсә кигән? Сез аны беләсезме? Бу матур баш киеме калфак дип атала, балалар. Зөһрәнең аягында читек. Әйдәгез, бергәләп "калфак", "читек" сүзләрен кабатлыйк. Зөһрәнең бер үтенече бар. Аңа бүген кунакка әбисе килә. Ә әбисе милли ризыкларны бик ярата икән. Экранга карагыз әле, сез анда нинди ашамлыклар күрәсез? Нәрсәләрне таныдыгыз? (Өчпочмак, бәлеш, чәкчәк, гөбәдия, пәрәмәч.) Зөһрә әбисен чәкчәк белән сыйларга тели. Ләкин ул: «Чәк-чәк пешерергә җитешмим. Миңа булышмассызмы?» – ди. Әйдәгез, Зөһрәгә ярдәм итик, балалар.
Экранда чәкчәк рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче тозлы камыр белән әвәләү эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
1. Тозлы камырны кулга алып, ике уч арасында туры хәрәкәтләр белән озынча таякчыклар әвәлибез.
2. Таякчыкларны стек (сыгылмалы таякчык) ярдәмендә вак кисәкләргә бүлгәлибез.
3. Барлыкка килгән вак «төшләр»не подноска өеп урнаштырабыз.
Тәрбияче:
– Балалар, эш башлар алдыннан бармакларыбызны җылытып алыйк.
Тәмле чәй эчим дисәң, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Җәймәне тигез син җәй. |
кулларны алга таба сузалар, |
Чәйнек, кашык, чынаяк чыгар, |
бармакларын чиратлап бөгәләр, |
Чиста чокырга сал чәй! |
чәй салган хәрәкәт ясыйлар. |
Тәрбияче:
– Мин тозлы камырны алдан ясадым, балалар. Камыр нинди төстә? (Сары.)
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче чәкчәк төшләрен әвәләп күрсәтә. Балалар шарчыклардан ике уч арасында туры хәрәкәтләр белән озынча таякчыклар әвәләп ясыйлар. Аннары тәрбияче ярдәмендә таякчыкларны вак кисәкләргә бүлгәлиләр. Әвәләнгән «төшләр»не тәрбияче өстәлендәге подноска алып килеп, бергәләп өяләр.
Менә шулай камыр бастык, |
Учларны ачалар, ябалар, |
Менә шулай тәгәрәттек, |
уч төпләрен ышкыйлар, |
Менә шулай без кистек, |
кисү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Менә шулай пешердек |
уң кулны әйләндерәләр, |
Һәм чәкчәкне без өйдек. |
ике кул белән өю хәрәкәтләре ясала |
Тәрбияче:
– Менә без Зөһрәгә күпме чәкчәк ясадык! Зөһрә бик шатлана һәм сезгә зур рәхмәт әйтә. Хәзер инде аның әбисе килешкә табынга куярга тәмле чәкчәге бар.