Бизәкле күлмәк
Информация
Бурычлар
Күлмәк өлгесен мөстәкыйль рәвештә бизәргә өйрәтү; бизәкләрне дөрес урнаштыру күнекмәләре булдыру.
Төрле төсләрнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, пөхтәлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Кунакка ак күлмәкле Айгөл исемле курчак килә.
Курчак:
– Исәнмесез, балалар! (Исәнме, Айгөл.) Сез шундый матурлар! Өстегезгә кигән күлмәкләрегез бигрәк матур! Сезгә шундый матур киемнәрне кем ала? (Әти, әни, әби, бабай.) Ә минем күлмәгемдә бернинди бизәкләр дә юк. Минем дә сезнеке кебек бизәкле күлмәк киясем килә.
Тәрбияче:
– Айгөл, син бер дә борчылма. Без сиңа ярдәм итәрбез. Синең дә матур күлмәгең булыр. Балалар, Айгөл нинди күлмәк киясем килә, ди? (Бизәкле.)
– Ә хәзер, әйдәгез, матур күлмәкләребезне бер-беребезгә күрсәтик әле.
Динамик пауза. «Минем күлмәгем матур».
Без уйныйбыз әйләнеп, |
Үзләре тирәли әйләнәләр, |
Без уйныйбыз шатланып. |
кул чабалар, |
Минем күлмәгем матур, |
итәкләрен тотып тыпырдыйлар, |
Синеке дә бик матур. |
кулларын як-якка җәяләр |
Тәрбияче бизәлгән күлмәкләр күрсәтә, нинди бизәкләр белән бизәлүләрен ачыклый. Кәгазьдән киселгән күлмәк силуэтын карандаш белән, туры сызыклар һәм түгәрәк нокталар ярдәмендә, ничек бизәргә кирәклеген күрсәтә. Балалар күлмәк силуэтын бизиләр. Тәрбияче ничек эшләүләрен күзәтеп, кирәк булса ярдәм итә. Балалар «күлмәкләр»не курчакка бирәләр.
Курчак:
Күлмәгемнең бизәге
Нурлар сибә йөземә.
Бизәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үземә.
– Рәхмәт сезгә. Минем дә матур күлмәкләрем булды! Мин дә хәзер бизәкле күлмәкләр киячәкмен.