Кулъяулыгым
Информация
Бурычлар
Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү.
Җилем һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләре бирү.
Вак моториканы үстерү.
Матурлыкны күрә белү, үз эшләренә карата сөенү хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге тартмага юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, өстәл өстендә нинди матур тартма! Тартманы без ачыйк, эчендә ни бар карыйк! (Кулъяулыклар чыгара.) Кулъяулыклар нинди, балалар?
Балалар:
– Бик матур.
– Сары, зәңгәр.
– Бизәкле.
– Нинди фигурага охшаган? (Квадратка.) Әйдәгез. бармакларыбыз белән һавада квадрат ясыйк.
Динамик пауза. «Без яулыклар юабыз» уены.
Без кулъяулык юабыз, |
Куллары белән кер юу |
Чиста итеп юабыз. |
хәрәкәтләре ясыйлар, |
Менә шулай, менә шулай |
|
Чиста итеп юабыз. |
|
Яулыкларым кипсеннәр, |
кулларын өскә-аска селкиләр, |
Кулларым ял итсеннәр. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Менә шулай, менә шулай |
кулларын аска төшерәләр |
Кулларым ял итсеннәр. |
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына алып килә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле. өстәлләрдә альбом битләре ята. Алар нинди формада? (Квадрат.) Нинди төстә?
Балалар:
– Минеке ак.
– Ә миндә сары квадрат.
– Миндә дә сары квадрат.
Тәрбияче:
– Болар безнең кулъяулыкларыбыз булыр. Әмма алар никтер моңсу күренәләр. Без аларны ничек күңелле итә алабыз?
Балалар:
– Буяп.
– Төрле бизәкләр ябыштырып.
Тәрбияче (түгәрәкләргә күрсәтеп):
– Балалар, ә болары нинди фигуралар? (Түгәрәк.) Бик дөрес, болар – түгәрәкләр! Әйдәгез, һавада бармаклар белән түгәрәк ясыйк. Карагыз әле, миндә ике түгәрәк, һәм алар төрле зурлыкта. Кызыл түгәрәк нинди? (Зур.) Яшел түгәрәк нинди? (Кечкенә.) Сезнең алдагы тәлинкәләрдә дә шундый ук түгәрәкләр ята. Әйдәгез, түгәрәкләрне кәгазь битенә урнаштырып карыйк. Квадратның бер почмагына – зур түгәрәкне, каршы яктагы почмакка кечкенә түгәрәкне куябыз. Менә нинди матур булды кулъяулыкларыбыз! Ә хәзер түгәрәкләрне квадратка нәкъ шулай итеп ябыштырабыз. Моның өчен башта зур түгәрәкне клеёнкага куябыз, ак ягын әйләндереп, пумала ярдәмендә аңа җилем сылыйбыз. Аннары, түгәрәкнең төсле ягын өстә калдырып, кулъяулыкның почмагына ябыштырабыз. Кечкенә түгәрәкне дә шулай итеп урнашырабыз.
Балалар түгәрәкләрне ябыштыралар. Тәрбияче түгәрәк кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.