Балалар түгәрәк ясап басып торалар.

Тәрбияче:

– Балалар, без куллар белән тотынышып, бер-беребезгә җылылык бирдек. Менә ничек рәхәт, барыбыз да дус, тату яшәгәч! Ә безгә бүген кунак килгән. Мин әйткән табышмакның җавабын тапсагыз, безгә нинди кунак килгәнен белерсез:

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. ( Куян.)

– Бик дөрес, балалар. Бүген безгә дустыбыз Шаян килгән.

Куян баласы ширма артыннан чыга, балалар белән исәнләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, куян турында сөйлик әле.

Балалар:

– Куян соры.

– Ак та була.

– Куян йомшак.

– Ул кечкенә, матур.

– Куян озын колаклы.

Шаян:

– Балалар, сез минем турыда бик матур сөйләдегез, рәхмәт. Ә мин сезгә бер үтенеч белән килдем. Тиздән кышкы салкыннар башланыр, ә минем бәйләргә шарфым юк. Миңа ярдәм итмәссезме?

Тәрбияче (шарф силуэтын күрсәтеп):

– Менә, миндә әзер шарфлар да бар, ләкин аларны бизәргә кирәк. Әйдәгез, без аларны матур итеп бизик тә, Шаянга бүләк итик. Салкын кышта куян туңмас. Өстәл артына утырыр алдыннан, куян белән бергә, уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Ак куян» уены.

Ак куянкай сикерә,

Балалар урында сикерәләр,

Колакларын селкетә,

баш өсләренә куеп, кулларын

Менә шулай, менә шулай,

селкетәләр,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

бер урында

Тәпиләрен җылыта,

тыпырдыйлар,

Менә шулай, менә шулай,

Тәпиләрен җылыта.

Куян тагын да туна,

Сикергәләп тә куя,

куян кебек сикерәләр,

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Куянны кемдер куркытты,

урыннарына йөгерәләр

Ул урманга элдертте.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, өстәл артына утырып, эшкә тотыныйк.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче пумаланы суда чылатканнан соң гына буяуга манарга, аннары, буявы беткәч, яңадан шулай ук эшләргә кирәклеген аңлата. Пумала ярдәмендә шарфка дулкынлы сызыклар ясыйлар. Эш тәмамлангач, шарфларны куян баласына бүләк итәләр.

Куян:

– Миңа бик күңелле булды! Сезнең белән җылынып та алдык, уйнадык та. Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт, дусларым. Хәзер инде кышкы салкыннар мине куркытмый.