Көнбагыш
Информация
Бурычлар
Йомшак пластилин белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
Вак моториканы үстерү.
Балаларның табигать белән кызыксынучанлыкларын үстерү, табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безне Мәрьям әби кунакка чакырды. Ул авылда яши һәм бакчада эшләргә ярата.
Экранда авыл күренеше. Яшелчә бакчасы, Әби.
– Карагыз әле, балалар, яшелчә бакчасында күпме яшелчәләр үсә! Кайсыларын сез таныдыгыз? (Кишер, кәбестә, суган.) Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, әбинең нәрсә яратканын белерсез.
Җиргә орлык чәчтек,
Зур кояш үсеп чыкты.
Сап-сары чәчәктә
Күп орлыклар җитеште. (Көнбагыш.)
Тәрбияче балаларның игътибарын экрандагы көнбагышка юнәлтә.
Тәрбияче:
– Әнә нинди матур ул көнбагыш! Дөрестән дә, ул зур кояшка охшаган, шулай бит?
Тәрбияче:
– Ә хәзер бармаклар өчен күнегүләр ясап алыйк.
Җиргә без орлык чәчтек. |
Балалар орлык чәчү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Зур чәчәк үсеп чыкты. |
сул кулларының уч төбен күрсәтәләр, |
Чәчәк таҗы сап-сары, |
бармакларын җәеп күрсәтәләр, |
Орлыклары кап-кара. |
уң кулларының имән бармаклары белән сул кулларының уч төбенә тиеп алалар, |
Кошлар очып килделәр. |
куллары белән канат кагу хәрәкәтләре |
Чәчәктәге орлыкларны |
ясыйлар. |
Чүпләп очып киттеләр. |
Тәрбияче:
– Көнбагышның орлыклары кешеләр генә түгел, кошлар да ярата шул.
Аудиоязмада чыпчык чыркылдаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:
– Нинди кош тавышы ишетелә, балалар? (Чыпчык.)
Экранда чыпчык рәсеме күрсәтелә.
– Мәрьям әбинең көнбагыштагы орлыкларын чыпчыклар чүпләп бетергәннәр. Әби, көнбагыш орлыкларының юкка чыкканын күргәч, бик борчылган. Балалар, әйдәгез, әбигә ярдәм итик. Без сезнең белән орлыкларны пластилиннан әвәләп ябыштырыйк. Аларны ясар өчен нинди төстәге пластилин алырбыз? (Кара.) Ә ни өчен кара? Чөнки көнбагышның орлыклары кара төстә.
Тәрбияче эшнең тәртибен аңлата.
Тәрбияче:
- 1. Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алабыз. 2. Пластилин кисәкләрен баш һәм имән бармаклар белән әйләндереп, шарчыклар әвәлибез. 3. Шарчыкларны өслеккә сылыйбыз.
Динамик пауза. «Көнбагыш».
Бакчада көнбагыш үсә, |
Кулларны сузып, |
Кояшка ул үрелә. |
аяк очларында өскә таба үрелү, |
Менә шулай, менә шулай |
уңга, сулга кулларны җәю, |
Өскә таба үрелә. |
өскә таба үрелү. |
Балалар, өстәл артына утырып, эшләрен дәвам итәләр. Тәрбияче балаларның эшләүләрен күзәтә, кирәк чакта ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Менә без сезнең белән нинди матур көнбагышлар ясадык! Мәрьям әбине дә сөендердек. Ул сезгә зур рәхмәт әйтә.