Ишек шакыган тавыш ишетелә, Бүлмәгә балаларга таныш куян баласы Наян керә. Ул бик күңелсез, еламсырап тора.

Тәрбияче:

– Исәнме, Наян. Сиңа нәрсә булды? Нигә кәефең юк?

Наян: – Миңа әтием бик матур һава шары бүләк иткән иде. Ул үзе кып-кызыл, үзе түгәрәк иде. Матур шарны Шаянга да күрсәтәсем килде. Алан буйлап барганда шарымны җил очыртып алып китте.

Тәрбияче:

– Борчылма, Наян. Без сиңа хәзер ярдәм итәрбез. Сиңа күп итеп шарлар ясап бирербез. Безнең балалар бик тырышлар! Эшкә тотынганчы, бергәләп уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Шар кабарту» уены.

Шар алып килдем сезгә.

Балалар басып торалар,

Әйдә кабартыйк бергә:

шарга һава өрү хәрәкәте ясыйлар,

– Ш-ш-ш-ш-ш!

Шар кабарды, кабарды,

кулларын як-якка җәяләр,

Кабарды да шартлады.

кулларын сугып куялар,

– С-с-с-с-с!

шар шиңгән тавыш чыгаралар.

(Фәрсия Зиннурова)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, өстәлләр янына килик. Хәзер мин сезгә ничек эшләргә кирәклеген аңлатам:

1. Башта пумала белән тампонга буяу сылыйбыз.

2. Аннары тампонны кәгазь битенә басып кысабыз.

3. Буяу кипкәч, төсле карандаш алып, шарларга җепләр сызабыз.

Балалар өстәлләр артына утыралар, альбом битендә поролонлы тампоннар белән шарлар ясыйлар. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Тәрбияче:

– Бик әйбәт, булдырдыгыз. Альбом битләрендә нәрсәләр барлыкка килде? (Түгәрәкләр, шарлар.)

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Шарларыгыз бик матур килеп чыкты. Хәзер эш урыннарыбызны тәртипкә китерик. Ясаган рәсемнәребезне Наянга бирик.

Наян:

– Бик зур рәхмәт, дусларым! Сезнең белән шундый күңелле булды! Менә хәзер минем бик күп шарларым! Мин аларны Шаянга да бүләк итәм. Йөгердем! Сау булыгыз!