Оч, шарым, һавага!
Информация
Бурычлар
Төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге әзер формаларны кәгазьгә ябыштырырга өйрәтү.
Җилем белән пөхтә эш итәргә өйрәтү.
Вак моториканы үстерү.
Биремне үтәүдә мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Балаларда үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре уяту.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген иртән минем белән бер кызыклы хәл булды. Cөйлимме? Мин эшкә килгәч, ишекне ачып җибәрсәм, бүлмә буйлап шарлар очып йөри. Кайдан барлыкка килгәннәр алар? Ә шарлар миңа үзләре турында сөйләделәр. Беләсегез киләме? (Әйе.)
Шарларның сәяхәте турында әкият сөйләү.
– Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, һава шарлары. Аларның иң яраткан эшләре – һавада очу булган. Шарлар бөтен җирдә очканнар, кешеләрнең, хайваннарның ничек яшәгәнен, агачларның, чәчәкләрнең ничек үскәннәрен күргәннәр. Ә балаларның уйнаганын карарга алар бигрәк тә нык яратканнар. Шарларның балалар белән уйныйсы килгән һәм алар сәяхәткә киткәннәр. Шулай итеп алар безнең балалар бакчасына килеп җиткәннәр. Менә алар.
Әкият сөйләнеп беткәч, тәрбияче алдан җәймә белән капланган шарларны ачып җибәрә, шарлар очып китәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, алар шундый матурлар! Төрле төстә! Сез нинди төстәге шарлар күрәсез? (Кызыл, сары, яшел, зәңгәр.) Күрәсезме, шарлар безгә карап елмаялар (шарларга елмайган битлекләр ясалган.) Ничек уйлыйсыз, аларның кәефләре нинди? (Яхшы.) Әйдәгез, без дә аларга елмайыйк.
– Алия, кызыл төстәге шарны күрсәт. Елмай аңа.
– Ә син, Самат, сары төстәге шарны күрсәт. Менә ничек матур елмайдың!
– Ләйсән, зәңгәр төстәге шар кайда? һ. б.
Динамик пауза. «Матур шарлар» уены.
Безнең шарлар бигрәк матур, |
Балалар кулларын чәбәклиләр, |
Кара ничек очалар. |
сикерәләр, |
Әгәр тотып өлгермәсәң, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Әллә кая качалар. |
бер урында йөгерәләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, шарлар бик җиңел, шуңа күрә алар бик тиз очып китәргә мөмкиннәр. Шарларның эчендәге һава бетсә, алар шиңәләр. Яки берәр очлы әйбергә төртелсәләр, шартлыйлар. Ә без бүген шарларны кәгазь битенә ябыштырырбыз һәм аларны озак вакыт югалтмыйча сакларбыз.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Киселгән шарларның ак ягына пумала ярдәмендә җилем сылыйлар һәм шарларны кәгазь битенә ябыштыралар. Тәрбияче шар кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.