Балалар, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Ишектән Азат исемле курчак күренә.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунакка Азат исемле курчак килгән. Әйдәгез, аның белән исәнләшик. (Исәнме, Азат.) Карагыз әле: Азат ничек матур итеп киенеп килгән. Ул өстенә нәрсәләр кигән?

Балалар:

– Азат күлмәк кигән.

– Ул чалбар кигән.

– Башында түбәтәй.

– Аның аягында читек.

Тәрбияче:

– Элек-электән безнең бабайларыбыз менә шундый төрле милли бизәкләр белән чигелгән күлмәкләр, түбәтәйләр, читекләр кигәннәр. Күп гаиләләрдә мондый матур милли киемнәр бүгенгә кадәр сакланган: бабайларыннан оныкларына күчкән.

Тәрбияче балаларга милли бизәлешле түбәтәй күрсәтә, аларның игьтибарын түбәтәйдәге бизәкләргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Түбәтәйгә аллы-гөлле җепләр белән нинди гаҗәеп бизәкләр чигелгән! Бик нәфис чәчәкләр, үлән бизәкләре төшерелгән!

Азат (үзенең түбәтәенә күрсәтеп):

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем,

Үзем кебек бәләкәй.

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә түбәтәем –

Мин бүген бик бәхетле.

(Вәсимә Хәйруллина)

– Балалар, күптән түгел минем туган көнем булды, әнием миңа түбәтәй бүләк итте. Миңа түбәтәем бик ошады. Ул халкымның милли бизәкләре белән чигелгән, төрле төстәге сәйләннәр белән бизәлгән.

Тәрбияче:

– Балалар, безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп мәчетләргә, кунакларга баралар. Бәлки сезнең өйдә дә шундый түбәтәйләр бардыр? Ә кайсыгызның түбәтәе бар? Син аны киеп кая бардың? (Берничә баланың җаваплары тыңлана.) Әйдәгез, шушы түбәтәй белән бер уен уйнап алабыз. Аның исеме дә «Түбәтәй» дип атала.

Динамик пауза. «Түбәтәй» уены.

Балалар түгәрәккә басалар, җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәем яшел минем,

Яшел чирәм төсендә.

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең дә Азатныкы шикелле матур түбәтәйләрегез булуын телисезме? Карагыз әле: Азатның түбәтәендәге чәчәкләр нинди төстә? (Зәңгәр, сары.) Яфраклары нинди? (Яшел.) Әйдәгез, өстәлләр артына утырыйк һәм без дә матур бизәкле түбәтәйләр ясыйк.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче балаларга штамп белән рәсем ясау алымнарын искә төшерә: башта пумала белән штампка буяу сылыйбыз, аннары штампны кәгазь битенә басып кысабыз.

Тәрбияче:

– Менә нинди матур түбәтәйләр ясадыгыз! Хәзер сезнең дә Азатныкы шикелле матур түбәтәйләрегез бар.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

(Н. Сергеева)

Шөгыль ахырында татар халкының «Түбәтәй» җырлы уены уйнала.