Магнитофонда песнәк тавышы ишетелә. Тәрбияче балаларның игътибарын экрандагы песнәк рәсеменә юнәлтә.

Тәрбияче (Песнәк исеменнән сөйли):

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табуы бик кыен,

Исән калу бар уем.

Минем исемем песнәк.

Ачыгам шул кышларын.

Исәнмесез, балалар! Мин иптәшләремне эзләп йөрим. Сез аларны күрмәдегезме? (Юк.)

Тәрбияче:

– Борчылма, дускай, без сиңа иптәшләреңне, башка кошларны табарга ярдәм итәрбез. Балалар, безгә нинди кош кунакка килгән? (Песнәк.) Песнәк көз көне җылы якларга китми, үзебездә кала. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез шул табышмакларга дөрес җавап бирә алсагыз, безнең якта кышлый торган башка кошларның да исемнәрен белерсез, һәм без песнәкнең иптәшләрен бик тиз табарбыз.

Табышмакларның җавабы чишелгән саен, экранда шул кошның рәсеме күрсәтеп барыла.

* Гөлдер-гөлдер-гөлдергү,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен)

* Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык-чырык та чык-чырык. (Чыпчык)

* Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч. (Тукран)

Тәрбияче:

– Ә хәзер бармак уены уйнап алабыз. Һәр бармакка бездә кышлаучы кош исеме кушыла. Кошларның исемнәрен истә калдырыйк, балалар.

Балалар һәр бармакны бер-бер артлы бөгеп баралар.

Бу бармак – күгәрчен,

Бу бармак – песнәк,

Бу бармак – тукран,

Бу бармак – саескан,

Бу бармак – чыпчык,

Нәни кошчык.

Тәрбияче:

– Тиздән салкын кыш башланыр, җир өстен кар каплар. Кошларга җим табуы җиңел булмас. Ә без аларга ничектер ярдәм итә алабызмы, балалар?

Балалар:

– Җимлек ясыйк.

– Әти агачка җимлек элә.

– Ашарларына бирергә кирәк.

– Җимлеккә ярма салырга кирәк.

Тәрбияче:

– Кошларны тагын ниләр белән сыйлап була? Җимлеккә нәрсә салырга мөмкин?

Балалар:

– Көнбагыш.

– Ипи кисәкләре.

– Кабак орлыклары.

Динамик пауза. «Кошларны ашату».

Менә кошлар очып килде,

Кулларны як-якка җәеп селкү,

Сөенделәр алар җим күпкә.

кулларны алга сузу,

Әй, чукыйлар алар җим җимлектән,

башны аска-өскә селкү,

Сөенешеп тыпырдыйлар җим күпкә.

тыпырдау.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, кошларыбызга ярдәм итик, балалар. Җимлекләргә салырга күп итеп җим әзерлик: ярма бөртекләре әвәлик. Без ярмаларны йомшак пластилиннан әвәләрбез. Баш һәм имән бармаклар белән зур кисәк пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алып, әлеге кисәкләрдән шарчыклар әвәләрбез. Ясаган шарчыкларны альбом битендә ясалган җимлекләргә басып ябыштырырбыз.

Тәрбияче шарчыкларны әйләндерүле хәрәкәтләр белән ясарга кирәклеген искәртә. Шөгыль ахырында балаларның эшләреннән күргәзмә оештырыла.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Менә никадәр җимлекләр эшләнде! Сез бик тырыш һәм мәрхәмәтле балалар. Сез ясаган җимлекләрне күреп кошлар бик сөенерләр инде. Рәхмәт сезгә!