Ашъяулык бизәү
Информация
Бурычлар
Пумаланы дөрес тотарга һәм кәгазь битенә ритмик таплар төшерергә өйрәтү.
Пумала белән рәсем ясау алымнарын хәтердә ныгыту: пумаланы буяуга дөрес итеп ману, артык буяуны сулы банка кырыена ышкып төшерү, башка төстәге буяуга манганчы, пумаланы яхшылап юу.
Мөстәкыйль рәвештә ашъяулык бизәргә өйрәтү; бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.
Балаларга эстетик тәрбия бирү; аларда татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин кичә урманга барган идем, анда җитез тиен Купшыкай белән таныштым. Купшыкайның нәни кызының тиздән туган көне җитә икән. Тиен бәйрәмгә бик күп кунаклар киләчәген әйтте. Ул кунакларны каршы алырга төрле тәм-томнар әзерләгән, агачтан матур итеп өстәл дә ясап куйган. Ә өстәл өстенә җәяргә ашъяулыгы юк икән. Әйдәгез, тиенне сөендерик, аңа матур ашъяулыклар ясап җибәрик.
Кулымда матур ашъяулык,
Бизәкләре уңмасын.
Дустыма бүләгем булсын!
Чын күңелдән куансын!
Тәрбияче ашъяулык үрнәкләре күрсәтә. Аларның бизәлешләре төрле булуларын аңлата. Балаларның игьтибарын бизәлештә кулланылган төсләргә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Эшкә тотынганчы, бармакларыбызны ял иттереп, уйнатып алыйк.
«Бармакларны биетәбез» уены.
Балалар, түгәрәк ясап, урындыкларда утыралар (урындыклар арасында азрак урын калдырыла). Уч төпләрен өскә каратып, кулларын алга сузалар, җырлый-җырлый бармакларын «биетәләр» (бөгәләр, турайталар):
Менә минем бармаклар,
Шаян алар, шук алар.
Бармаклар гел уйныйлар,
Уйный-уйный туймыйлар.
Җырлап бетергәч, кулларын элеккечә алга сузалар. Сул куллары белән, баш бармактан башлап, уң кулдагы һәр бармакнын исемен әйтеп, бөкләп баралар. Ахырда сул кул бармакларын уң кулныкы белән кушып, кулларын йомарлыйлар.
Менә минем бармаклар,
Баш бармак, имән бармак,
Урта, атсыз һәм чәнчә –
Бик дус алар, гел бергә.
Тәрбияче мольбертта ашъяулыкларның туры сызыклар һәм түгәрәкләр белән ничек бизәлүен күрсәтә. Киң сызыкларны – пумаланың бөтен өслеге белән, тар сызыкларны пумаланың очы белән ясарга кирәклеген искәртә. Аннары балалар пумала ярдәмендә ашъяулыкларны бизиләр. Тәрбияче балаларның гәүдәне төз тотып утыруларына, пумаланы дөрес тотуларына игьтибар итә. Буяуның башка төсен куллану алдыннан пумаланы чиста итеп юарга кирәклегенә басым ясый.
Тәрбияче:
– Бүген без сезнең белән күпме матур ашъяулык бизәдек! Ашъяулыклар Купшыкайга гына түгел, барлык урман җәнлекләренә җитәрлек булды. Алар бик шатланыр инде! Хәзер без ашъяулыкларыбызны киптерергә куябыз, ә соңрак барысын да урмандагы дусларыбызга җибәрербез. Афәрин, акыллыларым!