Экранда авыл өе күренеше. Бер читтә капкачы ачык сандык тора.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле: нинди матур авыл өе! Челтәрле ак пәрдәләре, чигүле сөлге, ашъяулыклары булмаса, бу өй шулай матур булыр идеме икән? Түрендә сандык тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек булыр иде. Әйдәгез, искә төшерик әле, безгә таныш бу сандыкта ниләр саклана соң?

Балалар:

– Сөлге.

– Алъяпкыч та бар.

– Түбәтәй бар.

– Ашъяулык.

Тәрбияче:

– Бүген мин сезне тагын бер милли кием белән таныштырасым килә. Ул – кызларның баш киеме – калфак. (Экранда калфак рәсеме күрсәтелә.) Балалар, карагыз әле: калфак нинди матур, сокландыргыч бизәкләр белән чигелгән! Сезгә калфактагы нинди бизәкләр таныш? (Чәчәкләр, яфраклар.) Иртәгә безнең балалар бакчасында күргәзмә оештырыла. Күргәзмәгә милли өс киемнәре белән беррәттән, төрле баш киемнәре дә куелачак. Ә сез нинди баш киемнәрен беләсез? (Түбәтәй, калфак, яулык.) Бик дөрес. Сез игътибарлы балалар, афәрин!

Динамик пауза. «Яулык яшерәм» уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Тәрбияче яулык салучы була. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән тышында җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер баланың артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың үч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыкны бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа «җәза» бирелә.

Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Аларның игътибарларын өстәл өстендә яткан калфак силуэтларына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Калфакларның төсләре нинди? (Ак). Бизәкләре бармы? (Юк.) Әйе, аларда бер бизәк тә юк. Әйдәгез, калфакларны матурлыйк, аларга бизәкләр ябыштырыйк.

Тәрбияче Р. Вәлиеваның «Энҗе-мәрҗән калфагым» шигыреннән өзек укый, калфак турында әңгәмә үткәрә.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Тәрбияче:

– Сезнең алдыгызда нинди бизәк өлгеләре бар? (Чәчәк һәм яфрак.) Бу нинди чәчәк ? (Лалә чәчәге.) Чәчәк нинди төстә? (Кызыл.) Ә яфрак нинди? (Яшел.)

Хәзер мин сезгә калфакны бизәп күрсәтәм. Сез дә, минем үрнәккә карап, үзегезнең калфакларыгызны бизәрсез.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Киселгән бизәкләрнең ак ягына пумала ярдәмендә җилем сылыйлар һәм кәгазь битенә ябыштыралар. Тәрбияче кырыйга чыккан җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Мондый матур калфакларны күргәзмәгә куярга була. Рәхмәт сезгә!