Тәрбияче:

– Балалар, бүген эшкә килгәндә, мин агач башында бик күп кошлар күрдем. Ә нинди кошлар күргәнне табышмакның җавабын тапкач белерсез.

Чырык-чырык килә ул,

Җим чүпләргә килә ул. (Чыпчык)

Экранда җим чүпләүче чыпчыклар ясалган рәсем күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, чыпчыклар нинди? Зурмы, кечкенәме? (Кечкенә.) Карагыз: чыпчыкның башы, гәүдәсе, күзләре, томшыгы, койрыгы, канатлары, тәпиләре бар. (Балалар "томшык", "канат" сүзләрен кабатлыйлар.) Ул чык-чырык дип чыркылдый. Рәсемдә чыпчыклар нәрсә эшлиләр? (Җим чүплиләр.) Алар тагын нәрсә эшли беләләр? (Очалар, сикерәләр.) Әйе, алар очалар, сикереп-сикереп йөриләр. Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм. Ул «Нәни дусларым» дип атала. Кемнәр икән алар – безнең нәни дуслар?

Чырык-чырык килеп янда

Чыпчыклар серләшәләр.

Җим сипсәнә, диеп миңа

Әйтерсең эндәшәләр.

Кулымдагы икмәгемне

Бүлешәм алар белән.

Канатларын җилпи-җилпи,

Рәхмәт әйтәләр, беләм.

(Лиана Әмирханова)

Динамик пауза. «Чыпчыклар».

Чыпчыклар сикергәлиләр,

Бер урында сикереп торалар,

Канатларын җилпиләр.

кулларын як-якка җәеп селкиләр,

Җим эзләп чүгәлиләр,

чүгәлиләр,

Һәм орлыклар чүплиләр.

бармаклар белән җим чүпләү хәрәкәтләре ясыйлар

Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Уч төпләре белән чыпчыкны ничек ясарга кирәклеген күрсәтә, аңлата:

1. Уч төбен алдан әзерләнгән буяуга ману.

2. Буяулы уч төбен кәгазь битенең уртасына кысып кую һәм алу.

3. Кулларны юу, сөртү.

4. Пумала белән чыпчыкның башын, томшыгын, тәпиләрен ясап бетерү.

Искәрмә. Күнекмә бирү өчен, балаларның учларын берничә мәртәбә алдан чиста кәгазьгә куйдырып карарга кирәк.