Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә Зилә исемле курчак кунакка килә. Без аны ничек итеп каршыларбыз икән?

Балалар:

– «Исәнме!» – дип әйтербез.

Тәрбияче:

– Әйе, башта кунак белән ягымлы итеп исәнләшербез. Аннары утырырга урын тәкъдим итәрбез. Карагыз әле, моны менә ничек эшләргә кирәк.  (Урындык куя.) Зилә, рәхим ит, утыр. (Балалар "рәхим ит", "утыр" сүзләрен кабатлыйлар.)

Тәрбияче балаларны кунак өстәле әзерләнгән уен почмагы янына чакыра.

– Мин Зилә килешкә матур итеп өстәл әзерләдем. Өстәл өстенә ашъяулык җәйдем, самавыр куйдым. Ә чәй эчәргә ризыклар әзерләргә өлгермәдем әле. Ничек уйлыйсыз, Зилә нинди ризыклар белән чәй эчәргә ярата икән?

Балалар:

– Конфет яратадыр.

– Коймак.

– Чәк-чәк.

– Печенье һ. б.

Ризыкларның рәсемнәре экранда күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Мин сезгә Зилә килешкә коймаклар «пешерергә» тәкъдим итәм. Коймак пешерү – җиңел эш түгел. Әйдәгез, коймаклар пешерер алдыннан, кулларыбызны ял иттереп алыйк.

Динамик пауза. «Әби коймак пешерә»

Чәп-чәп, чәп-чәбәк,

Кулларын чәбәклиләр,

Әби пешерә коймак.

кулларын алга сузалар,

Коймаклары өстенә

кулларын өскә-аска

Сала ул ап-ак каймак.

йөртәләр,

Коймак җитте һәркемгә.

бармакларын бөгәләр,

– Бигрәк тәмле, әйеме?

баш бармакларын күрсәтәләр,

Тәмле коймаклар өчен

кул чабалар

Рәхмәт әйтик әбигә!

– Балалар, әйтегез әле, коймаклар нинди формада? (Түгәрәк.) Шулай булгач, камырны уч төбендә әйләндерү хәрәкәтләре ясап әвәләргә кирәк булыр, әйе бит? Барлыкка килгән шарны ике уч белән сытарга да кирәк булыр, чөнки коймаклар җәенке булалар.

Балалар өстәлләр артына утыралар, коймаклар әвәлиләр. Тәрбияче ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк булса, ярдәм итә.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Ишектән Зилә күренә. Балалар белән исәнләшә.

Тәрбияче:

– Нияз, Зиләгә урындык тәкъдим ит әле.

Нияз (урындык алып килә):

– Зилә, рәхим ит, утыр.

Тәрбияче:

– Зилә, син кунакка килгәнгә без бик шат. Балалар, әйдәгез, Зиләне чәй белән сыйлыйк. Сафия, Айгөл, барыбызга да чынаяклар куегызчы.

Балалар өстәлгә савыт-сабалар куеп чыгалар. Зиләне өстәл янына чакыралар.

Балалар:

– Әйдә, Зилә, безнең белән чәй эчәргә утыр. (Зилә утыра, рәхмәт әйтә.)

Тәрбияче (өстәл уртасына «коймаклар»ны куеп):

– Зилә, безнең балалар син килешкә тәмле коймаклар да пешерделәр, бик тырыштылар.

Зилә рәхмәт әйтә. Балаларны мактый. Барысы да чәй эчәләр. Тәрбияче авызны салфетка белән ничек сөртергә икәнен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, хәзер бергәләшеп уйнап алыйк.

Татар халкының «Коймаклар» җырлы-биюле уены уйнала. («Уйныйк, куаныйк әле», 20 бит). Зилә күрсәткән сый-хөрмәтләре өчен балаларга рәхмәт әйтә, саубуллаша. Балалар аны «Сау бул, Зилә!», «Тагын кил», «Без сине көтәбез» дип озатып калалар.