Тәрбияче:

– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе.) Ә нинди әкиятләр беләсез? («Чуар тавык», «Йомры икмәк», «Шалкан».) Бүген безгә бер әкияттән кунак килде. Аның кайсы әкияттән килгәнен сез табышмакны чишкәч белерсез.

* Амбар төбеннән себерелгән,

Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән,

Тәрәз төбендә суытылган. Ул нәрсә?

Балалар:

– Йомры икмәк.

Тәрбияче (йомры икмәк уенчыгын күрсәтеп):

– Ә менә ул үзе дә. Йомры икмәк нинди төстә? (Сары.) Ә нинди формада? (Түгәрәк.) Әйтегез әле, түгәрәк формадагы тагын нәрсәләр беләсез?

Балалар:

– Туп түгәрәк.

– Алма да түгәрәк.

– Йомры икмәк кояшка охшаган.

– Ул әфлисунга охшаган.

Дидактик уен. «Дөрес күрсәт һәм әйт».

Тәрбияче өстәленә уенчыклар (туп, пирамида, аумас курчак), түгәрәк формадагы берничә предмет (алма, әфлисун муляжлары, йон йомгагы) куелган. Бала, өстәл янына килеп, әлеге әйберләр арасыннан түгәрәк формадагы предметны таба һәм аның турында сөйли. Мәсәлән, бу – алма. Алма түгәрәк, зур, яшел.

Динамик пауза. «Туп кемдә?» уены («Уйныйк, куаныйк әле...», 87 бит)

Тәрбияче:

– Без сезнең белән сөйләм үстерү шөгылендә «Йомры икмәк» әкияте белән танышкан идек. («Йомры икмәк» китабын күрсәтә. Эчтәлеге буенча кыскача гына сөйләшү үткәрелә.) Ә бүген Йомры икмәкнең рәсемен ясарбыз.

Тәрбияче мольбертта йомры икмәкне түгәрәкләп ничек ясарга кирәклеген күрсәтә.

Пумаланы суда чылатканнан соң гына буяуга манарга, аннары, буявы беткәч, яңадан шулай ук эшләргә кирәклеген аңлата.Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумала ярдәмендә кәгазь битенә сары төс белән йомры икмәк ясыйлар. Шөгыль ахырында тәрбияче балаларның рәсемнәрен тактага элә.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Нинди матур, түгәрәк, кызарып пешкән йомры икмәкләр килеп чыкты!