Тәрбияче:

– Балалар, экранга карагыз әле, сез анда кемне күрәсез? (Малай.) Аның исеме Булат. Булат – биюче егет. Аның сезгә бер үтенече бар.

Булат:

– Исәнмесез, дусларым. Мине һәм минем дусларымны бүген концертта биергә чакырдылар. Ләкин безнең киеп барырга читекләребез юк. Сез безгә ярдәм итмәссезме икән?

Тәрбияче читек күрсәтә. Аның турында әңгәмә үткәрә.

Һай, читеге, читеге!

Бөтен җире чигүле.

Биюче биемәсә дә,

Үзе биер шикелле.

Тәрбияче:

– Читекне иң яхшы тиредән тегәләр. Аны, төрле ачык төсләрдәге бизәкләр төшереп, чигәләр. Читекне әбиләребез, бабайларыбыз кунакка барганда, бәйрәмнәрдә кигәннәр. Уңган егетләр-кызлар чигүле читекләр киеп биегәннәр. Бүген без сезнең белән нәкъ менә шундый матур читекләр бизәрбез.

Динамик пауза. «Биисе килеп тора» уены.

Безнең бакча бик матур,

Кулларын өскә күтәрәләр,

Чакырып, көлеп тора.

чакыру хәрәкәтләре ясыйлар,

Ахры, шуңа, анда килсәм,

бер урында атлап торалар,

Биисем килеп тора.

тыпырдыйлар,

Чигүле читекләр киеп,

аякларын, чиратлаштырып,

Биисе килеп тора.

алга чыгаралар,

Тра-ля-ля! Тра-ля-ля!

кул чабалар,

Җырлыйсы килеп тора.

башларын ияләр

(Р. Вәлиева буенча)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, искә төшерик әле: без милли киемнәрне бизәү өчен нинди бизәкләр кулландык?

Балалар:

– Лалә чәчәкләре.

– Кыңгырау чәчәге.

– Яшел яфраклар.

Салмак көй ишетелеп тора. Балалар өстәлләр артына утыралар. Алдан кисеп әзерләнгән милли бизәкләрне балалар башта читек силуэтына билгеле бер тәртиптә тезәләр. Аннары пумала ярдәмендә киселгән бизәкләрнең ак ягына җилем сылыйлар һәм читек өлгеләренә ябыштыралар. Тәрбияче бизәк кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.

Тәрбияче:

– Күрегез әле, нинди матур читекләр килеп чыкты! Бу читекләрне күреп, Булат һәм аның дуслары куанырлар! Читекләрне киеп, сәхнәләрдә матур итеп биерләр!

Шөгыль ахырында «Бииләр итек-читекләр» җырын (Ш. Галиев сүзләре, Л. Батыр-Болгари музыкасы) тыңларга мөмкин.