Тәрбияче Ә. Бикчәнтәеваның «Салкын, саф һава» исемле шигырен укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була. 

(Әминә Бикчәнтәева)

Тәрбияче:

– Балалар, шигырьдә нинди ел фасылы турында сөйләнә? (Кыш.) Әйе, яңгырлы көз артыннан салкын кыш килде. Әйтегез әле, сез бүген балалар бакчасына килгәндә нинди үзгәрешләр сиздегез?

Балалар:

– Көн салкын.

– Җил исә.

– Агач ботакларында яфраклар калмаган.

– Кар ява. һ.б.

Тәрбияче:

– Афәрин, балалар, сез бик игътибарлы. Рәхмәт сезгә. Әйе, кышын көннәр салкын була. Еш кына кар ява, буран дулый. Җир өстен ап-ак кар каплый. Әйтерсең лә җир өсте матур ак җәймә белән каплана!

Балалар, бүген иртән хат ташучы безгә хат алып килде. Әйдәгез, конвертны ачыйк. (Тәрбияче конвертны ачып, хатны укый.) «Исәнмесез, малайлар һәм кызлар! Сезгә балалар бакчасы янәшәсендә үсүче агачлар хат яза. Бүген төнлә бик көчле җил чыкты, һәм ул безнең ботакларыбызда булган барлык карны очыртты. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә, безнең бәйрәмдә матур буласыбыз килә. Балалар, сез безгә «ак күлмәк» кияргә ярдәм итмәссезме икән? Ботакларыбызга ак карлар ясагыз, без бик рәхмәтле булыр идек.»

Тәрбияче:

– Әйдәгез, агачларга ярдәм итик, аларга матур «ак күлмәкләр» ясыйк!

Динамик пауза.«Кышкы урманда».

Кышкы урманга килдек,

Йөрү хәрәктәтләре,

Матур урыннар күрдек,

кулларны як-якка җәю,

Ак зифа каен уңда,

куллар белән уңга,

Ямь-яшел чыршы сулда,

сулга күрсәтү,

Карабүрекләр очалар,

кулларны җилпү,

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да,

йөрү хәрәкәтләре.

Өйгә кайта балалар.

Тәрбияче мамыклы таякчыклар белән агач ботакларына карның ничек ясалуын күрсәтә. Кар кисәкләрен ботакларга ритмик рәвештә урнаштырырга кирәклегенә басым ясый. Эшләгән вакытта балаларның мамыклы таякчыкларны дөрес (өч бармак белән) тотуларына игътибар итә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле: агачлар нинди матур булды! Әйтерсең лә алар өсләренә «ак күлмәкләр» кигәннәр! Рәхмәт сезгә, балалар!