Кар бабай
Информация
Бурычлар
Эстетик кабул итү, күзаллауларын, вак моториканы үстерү.
Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Табигать белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче Г. Бакирның «Карлар ява» хикәясен («Куанычым-багалмам», 13 бит) укый. Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә. Сөйләшү барышында мольбертта Кар бабайны ясау этапларын күрсәтә.
Тәрбияче:
– Балалар нинди уеннар уйныйлар? (Чана шуалар. Кар тәгәрәтәләр.) Елнын кайсы фасылында Кар бабай ясыйлар? (Кыш көне.) Кар бабай ясау өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Карны тәгәрәтергә, зур шарлар ясарга кирәк.) Шар, тәгәрәгән саен, нишли? (Зурая.) Кар йомгаклары нинди формада? (Түгәрәк.) Кар бабай ясау өчен шарлар нинди зурлыкта булырга тиеш? (Берсе зур, икенчесе кечкенә.) Башта нинди зурлыктагы шар куела? (Зур шар.) Кечерәк кар йомгагы кая куела? (Зур шарның өстенә.) Ә хәзер тагын да кечерәк ике шар ясыйм, алар нәрсәләр? (Кар бабайның куллары.) Хәзер башына чиләк киертәсе генә калды. Менә шулай. (Тәрбияче зур түгәрәк өстенә кечкенә түгәрәк, аннары ике кулын ясый. Кар бабайның башына – чиләк, борын урынына кишер куя. Күзләрен ясый.) Балалар, сезнең дә Кар бабайлар әвәлисегез киләме? Бик яхшы. Эшкә тотыныр алдыннан, бармакларыбызны ял иттереп алыйк.
Бармак уены. «Кар әвәләү».
Бер, ике, өч, дүрт, биш, |
Бармакларын бөгәләр, |
Без кар әвәлибез бит, |
бармакларын җәяләр, |
Түгәрәк ул, шома ул, |
бармаклар белән түгәрәк ясыйлар, |
Ашарга ярамый шул. |
имән бармак белән яныйлар, |
«Бер» дигәндә атабыз, |
кар аткан хәрәкәт ясыйлар, |
«Ике» дигәч тотабыз, |
учларны тоташтыралар, |
«Өч» дигәч төшеп китә, |
учларны ачалар, |
Ватыла, эреп бетә. |
кулларын төшерәләр. |
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче әвәләү тәртибен аңлата. Балалар башта зур һәм кечкенә шарларны һавада ясап күрсәтәләр. Аннары, ике уч арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, берсе зур, икенчесе кечерәк ике йомарлам әвәлиләр. Кечкенә йомарламны зурысы өстенә куялар. Ике бертигез пластилин кисәгеннән Кар бабайның кулларын әвәлиләр һәм зур йомарламга тоташтыралар. Бер кулына агач ботагы, башына кәгазьдән ясалган чиләк киертәләр.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар! Нинди матур Кар бабайлар ясадыгыз! Урамга чыккач та, шундый Кар бабайлар әвәләрбез!