Тәрбияче:

– Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Әгәр сез аны чишә алсагыз, бүген безгә киләсе кунакны белерсез.

* Кышын аны ясый һәр малай.

Язын юкка чыга бу агай. (Кар бабай)

Тәрбияче Кар бабай уенчыгы күрсәтә.

– Кар бабай нинди төстә ? (Ак.) Аның нинди өлешләре бар? (Зур, кечкенә.) Аста нинди зур кар йомарламы? (Зур.) Зур шар формасын һавада ясап күрсәтегез. Уртада – кечерәк шар. (Куллары белән түгәрәк ясыйлар.) Иң өстә нинди шар? (Кечкенә.) Кечкенә шарны һавада ясап күрсәтегез. Булдырдыгыз, рәхмәт. Игътибар белән карасагыз, Кар бабай моңсу күренә. Әйдәгез, үзеннән сорыйк әле, аңа ни булды икән?

Кар бабай:

– Миңа бераз күңелсез шул, балалар. Чөнки мин ялгыз. Үземә дуслар табасым, алар белән бергә уйныйсым килә.

Тәрбияче:

– Менә ни өчен күңелсез икән Кар бабай. Ә сезнең дусларыгыз күпме? Алия, син кем белән уйнарга яратасың? Әмир, синең дустың кем? Кар бабайның да дуслары күп булуын телисезме? (Әйе.) Әйдәгез, Кар бабайга дуслар ясыйк, аны сөендерик.

Динамик пауза. «Кар бабай» уены

Без урамда уйнадык, уйнадык,

Балалар бүлмә буйлап йөгерәләр,

Без Кар бабай ясадык, ясадык,

куллары белән түгәрәк ясыйлар,

Кар бабай миннән биек, бик биек,

аяк очларына басып,кулларын күтәрәләр,

Кар бабай миннән юан, бик юан,

кулларын як-якка җәяләр,

Ә Кар әби тәбәнәк, тәбәнәк,

чүгәлиләр һәм кулларын алга сузалар,

Киттек менә тәгәрәп, тәгәрәп.

идәнгә ятып тәгәриләр.

Тәрбияче мольбертта Кар бабайның ничек ясалуын күрсәтә. Гәүдәсендәге түгәрәкләрнең зурлыгына балаларның игътибарларын юнәлтә. Балалар "зур", "кечерәк", "кечкенә" сүзләрен кабатлыйлар. Аннары альбом битләрендә пумала ярдәмендә, берсе өстенә берсен куеп, төрле зурлыктагы түгәрәкләр ясыйлар. Борын, күзләр, башына чиләк куеп, Кар бабайны ясап бетерәләр.

Тәрбияче:

– Карагыз әле: Кар бабайның никадәр дуслары булды! Әйдәгез, рәсемнәребезне Кар бабайга бирик.

Кар бабай:

– Малайлар һәм кызлар, сез шундый ярдәмчел, юмарт икәнсез! Куандырдыгыз мине. Минем дә хәзер күп дусларым бар! Рәхмәт сезгә!