Тәрбияче балаларга табышмаклар әйтә. Балалар җавапларны әйткәннән соң, экранда хайваннарның рәсемнәре күрсәтелә бара.

* Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (Аю)

*Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырып, урманны яңгырата. (Тиен)

* Сорыдыр төсе

Үткендер теше? (Бүре)

* Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян)

Тәрбияче:

– Бу хайваннар кайда яши? (Урманда.) Дөрес. Аю, бүре, куян, тиен, керпе, төлке – кыргый хайваннар. Алар ризыкны үзләре эзләп табалар. Ничек уйлыйсыз, тиен кыш көне нәрсә белән туклана икән? Тиен үзенә көздән әзерләп куйган чикләвекләр, гөмбәләр белән туклана. Бүрегә дә кыш көне азык табуы кыенлаша, ул куян аулый. Ә аю кыш буе өнендә йоклый. Куяннарның нәрсә яратуын сез инде беләсез. Әйе, куян кишер ярата. Куяннар, басуга килеп, кишер, кәбестә ашыйлар. Урманда үлән белән тукланалар, агач кайрысын кимерәләр. Ә кыш көне куян нәрсә белән туклана? (Агач кайрысы кимерә.)

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә, еламсырап, Куян керә.

Тәрбияче:

– Куян, син ник елыйсың, нәрсә булды?

Куян:

– Урмандагы җәнлекләрнең минем белән уйныйсылары килми. Миңа күңелсез...

Тәрбияче:

– Ә син борчылма, Куянкай. Безнең балалар уйнарга бик яраталар. Әйдә, бергәләп уйныйбыз.

Динамик пауза. «Куян» уены.

Куян килгән урманнан,

Бер урында атлап торалар,

Ерак диеп тормаган.

Уйный балалар белән:

кулларын баш өстенә

Колакларын селкетә,

куеп, алга-артка селкетәләр,

Сикергәләп тә китә,

урында сикерәләр,

Сикерәләр балалар,

Аннары кул чабалар.

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кәгазьдән ябыштырып, Куянга дуслар ясыйк.

Балалар каршына куян рәсеме эленә.

– Әйтегез әле, куян нинди? Аның турында ниләр сөйли аласыз?

Балалар:

– Куян ак.

– Озын колаклы.

– Ул йомшак.

– Куян куркак.

Тәрбияче:

– Куян нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Аның гәүдәсе, башы, колаклары, тәпиләре, койрыгы бар.

Тәрбияче:

– Куянның башы нинди формада? (Түгәрәк.) Ә гәүдәсе? (Овал.)

Тәрбияче балаларга өстәл артына утырырга тәкъдим итә. Балалар башта зәңгәр төстәге катыргы өстенә куянның өлешләрен урнаштырып карыйлар. Аннары пумала ярдәмендә киселгән өлешләрнең ак ягына җилем сылыйлар һәм катыргы битенә ябыштыралар. Тәрбияче кырыйга чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Фломастер белән куянга күзләр, борын ясарга тәкъдим ителә.

Куян:

– Рәхмәт сезгә, балалар! Минем хәзер шундый күп дусларым булды! Гел шундый ярдәмчел булыгыз. Дус, тату яшәгез.

Шөгыльне «Дуслык җыры» (Р. Корбан сүзләре, Ф. Әбүбәкер музыкасы: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» методик әсбабы өчен аудиокушымта, 35 нче трек) белән тәмамларга мөмкин.