Тәрбияче балаларга агач башында утырган тиен рәсеме күрсәтә.

– Карагыз әле, балалар, агач ботагында матур тун кигән бер җәнлек утыра. Нәрсә икән бу? (Тиен.) Балалар, тиен нәрсә ярата? (Гөмбә, чикләвек.) Тиен кайда яши? (Агач куышында.) Ул анда үзе кышка әзерләгән азыкны саклый, шулар белән туклана. Ә сез беләсезме, тиен кышка нәрсәләр әзерли?

Балалар:

– Тиен чикләвек җыя.

– Гөмбә киптерә.

– Чыршы, нарат күркәләре һ.б.

Тәрбияче (уенчык тиен күрсәтеп):

– Исәнме, Тиенкәй. Кәефең ничек?

Тиен:

– Исәнмесез, балалар. Миңа сезнең ярдәм кирәк иде. Мин яшәгән урманда агачлар бик күп, ләкин чыршылар аз. Җилле һәм салкын көннәрдә чыршы астына кереп яшеренергә була. Сез миңа һәм минем дусларыма чыршы агачлары ясый алмассызмы икән?

Тәрбияче:

– Бик теләп булышабыз сиңа, Тиен дус. Безнең балалар ярдәмчел, тырыш һәм уңганнар. Алар сиңа күп итеп чыршылар ясап бирерләр.

Экранда чыршы агачы күрсәтелә. Тәрбияче чыршы агачы турында әңгәмә уздыра.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, бу матур, ылыслы агач турында сөйләшик әле.

Балалар:

– Чыршы яшел төстә.

– Аның кәүсәсе бар.

– Ботаклары күп.

– Ылыслары бар.

– Ылыслары чәнчи. һ.б.

Динамик пауза. «Кышкы урманда».

Кышкы урманга килдек,

Бүлмә буйлап йөриләр,

Матур урыннар күрдек:

кулларын як-якка җәяләр,

Тун кигән каен – уңда,

уңга күрсәтәләр,

Ямь-яшел чыршы – сулда.

сулга күрсәтәләр,

Кар бөртекләре оча,

кул чукларын әйләндерәләр,

Әйләнеп, җирне коча.

әйләнәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, без хәзер альбом битләрендә пумала белән чыршы агачлары ясарбыз. Агачның кәүсәсен нинди төс белән ясарбыз икән? (Көрән.) Ә чыршының ылыслы ботакларын? (Яшел). Игътибарлы булыгыз, чыршының ботаклары аска таба иелгән. Без аларны авыш сызыклар белән ясарбыз. Әйдәгез, авыш сызыкларны һавада ясап карыйк. Булдырдыгыз.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Пумала ярдәмендә кәгазь битендә көрән төс белән агач кәүсәсен, яшел төс белән ылыслы ботакларын ясыйлар. Тәрбияче пумаланы суда чылатканнан соң гына буяуга манарга, аннары, буявы беткәч, яңадан шулай ук эшләргә кирәклеген аңлата.

Тәрбияче:

– Менә тиеннәргә нинди матур чыршы агачлары ясадык! Ә хәзер, әйдәгез, агач төпләренә тиеннәрне утыртып куйыйк.

Тәрбияче алдан киселгән куян өлгеләре бирә. Балалар, җилем сылап, аларны чыршы төбенә ябыштыралар.