Чыршы бизибез
Информация
Бурычлар
Пластилин белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
Төс һәм ритмны тоя белүләрен үстерү.
Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.
Табигать белән кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, тиздән нинди бәйрәм җитә? Ул бәйрәмгә кемнәр килә? Без ничек әзерләнәбез?
Балалар:
– Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә.
– Без чыршы бизибез.
– Бәйрәмгә Кыш бабай килә.
– Кар кызы килә.
– Кыш бабай бүләкләр алып килә һ.б.
Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге бизәлгән чыршыга юнәлтә.
Күрәсезме чыршыны:
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
– Балалар, әйтегез әле, чыршы нинди төстә? (Яшел.) Ә хәзер ботакларын тотып карагыз (Энәле. Чәнчиләр.) Безнең бүлмәдә бизәлгән чыршы берәү генә. Әйдәгез, без сезнең белән күп итеп матур, бизәлгән чыршылар ясыйк. Алар бүлмәбезне тагын да ямьләндереп торырлар.
Хәтерлисезме, без сезнең белән көз көне урманга баргач, күп итеп нарат күркәләре җыйган идек. Әйдәгез, без аларны кечкенә чыршылар дип хис итик. Төрле төстәге пластилин кисәкләреннән нәни шарчыклар әвәләп, без аларны бизәрбез. Әйдәгез, эшкә тотынганчы, Яңа ел бәйрәменә өйрәнгән җырыбызны җырлап алыйк.
Динамик пауза. «Чыршы янында» җыры. (Г. Гәрәева сүзләре һәм музыкасы)
Ямь-яшел ылыслары, |
Балалар, кулга-кул тотынышып, |
Балкып тора утлары. |
чыршы тирәли йөриләр, |
Чыршыкай, чыршыкай, |
кул чукларын биетәләр, |
Бигрәк матур чыршыкай. |
|
Сина килгән кунаклар: |
түгәрәктән эчкә таба керәләр, |
Аюлар һәм куяннар. |
|
Чыршыкай, чыршыкай, |
артка таба чигенәләр, |
Бигрәк матур чыршыкай. |
|
Әйлән-бәйлән уйныйбыз, |
чыршы тирәли йөриләр, |
Биибез дә җырлыйбыз. |
|
Чыршыкай, чыршыкай, |
кул чабалар |
Бигрәк матур чыршыкай. |
Балалар өстәл артына утыралар. Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннардан кечкенә кисәкләр бүлеп алалар, кисәкләрдән шарчыклар әвәлиләр, нарат күркәсенә шарчыкларны «эләләр» (кысып беркетәләр). Шөгыль ахырында тәрбияче чыршыларны бер урынга җыя. Балалар төрле шарлар белән бизәлгән чыршыларны күреп сөенәләр.