Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунакка урман җәнлекләре килгәннәр. Карагыз әле, безгә нәрсәләр килгән? (Аю, куян, төлке.)

Тәрбияче балаларның игътибарын чыршы тирәли куелган уенчык җәнлекләргә юнәлтә. Җәнлекләрнең балаларга үтенечләре булуын әйтә.

Җәнлекләр:

– Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Без яши торган урманда бик күп чыршылар үсә. Ләкин без аларны ничек бизәргә кирәклеген белмибез. Менә сез чыршыгызны нинди матур итеп бизәгәнсез! Зинһар, безгә дә ярдәм итегез.

Тәрбияче:

– Борчылмагыз, дуслар. Безнең балалар сезгә ярдәм итәрләр. Балалар, әйтегез әле, сез чыршыны нинди уенчыклар белән бизәдегез?

Балалар:

– Шарлар белән бизәдек.

– Кызыл, сары шарлар элдек.

– Кечкенә, зур шарлар белән.

– Чылбырлар да элдек.

Тәрбияче:

– Сез бик тырыш, уңган булганга, чыршыбыз бик матур булды да инде, балалар. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер, әйдәгез, чыршы янында уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Чыршы».

Бүлмәдә чыршы агачы,

Кулларын өскә күтәрәләр,

Ул яшелдән киенгән.

кулларын як-якка җәяләр,

Чыршы да урманнан безгә

кулларын алга сузалар,

Бәйрәм итәргә килгән.

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Балалар, без хәзер чыршыдагы матур шарларны рәсемдә сурәтләрбез. Чыршы уенчыкларын, мамык таякчыкларны төсле буяуларга манып, түгәрәк таплар төшереп ясарбыз. Алдыгызда нинди төстәге буяулар бар? Аларның барысы да сезгә танышмы? Хәтерегездә калдырыгыз: сезгә таныш булмаган буяу – алсу төс. Алсу төсле ниләр була дип уйлыйсыз? Алсу алма була. Алсу тасма, алсу башлык… Тирә-юнебездә алсу төсләр бик күп! Игътибарлы булырга гына кирәк.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче балаларга мамыклы таякчык белән рәсем ясау алымнарын аңлата. Балалар, төрле төсләр кулланып, чыршыны бизиләр. Һәр төскә аерым таякчык кулланыла. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Җәнлекләр:

– Рәхмәт сезгә, балалар. Чыршыны ничек итеп бизәргә кирәклеген без хәзер инде беләбез. Бәйрәм белән сезне!