Яңа ел чыршысы
Информация
Бурычлар
Кызыл, сары, зәңгәр, алсу, яшел төсләрне белү күнекмәсен ныгыту.
Күзаллауларын һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Кышкы табигатькә карата уңай эмоциональ караш тәрбияләү.
Бәйрәм рухы булдыру.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, минем бүген сезгә кышкы урманда булган бер вакыйга турында сөйлисем килә: «Беркөнне куян, тиен һәм төлке урман аланындагы чыршы янына җыелганнар. Аларның бу чыршыны Яңа ел бәйрәменә бизиселәре килгән. Чыршыны ничек бизәргә икәнен алар бик озак уйлаганнар. Урманда, ап-ак кардан башка, чыршыны бизәргә берни дә булмаган. Тиен: «Миндә кипкән гөмбәләр, чикләвекләр, нарат күркәләре бар»,– дигән. Куян: «Аларны чыршыга элү килешмәс»,– дип әйткән. Аларның сөйләшүен очып баручы песнәк ишетеп алган. Ул җәнлекләргә балалар бакчасы яныннан очып барганда тәрәзә аркылы матур итеп бизәлгән чыршы күрүе турында әйткән».
Менә бүген иртән шул песнәк безнең тәрәзә янына очып килде дә урман җәнлекләренә ярдәм итүебезне сорады. Балалар, әйдәгез, җәнлекләргә чыршыны бизәргә ярдәм итик.
Динамик пауза. «Чыршыкай» уены.
Чыршы, чыршы, чыршыкай, |
Әкрен генә кулларын өскә күтәрәләр, |
Бик сагындык без сине. |
башларын як-якка селкиләр, |
Җемелдиләр утларың, |
кул чукларын әйләндерәләр, |
Уенчыкларың күпме! |
кулларын як-якка җәяләр |
(Фәрсия Зиннурова) |
Тәрбияче:
– Балалар, чыршыларны нинди уенчыклар белән бизәрбез соң? (Шарлар белән.) Шарлар нинди төстә? (Кызыл, сары, алсу, зәңгәр.) Уенчыкларны кая эләрбез? (Ботакларга.) Әйдәгез, эшли башлыйк.
Яшел чыршы килгән безгә,
Утыра түребездә.
Аңа карап сөенәбез,
Бик тә күңелле безгә.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче шарларны билгеле бер ара калдырып ябыштырырга кирәклеген аңлата, күрсәтә. Төсле түгәрәкләрнең ак ягына пумала белән җилем сылыйлар һәм яшел катыргыдан киселгән чыршы силуэтына ябыштыралар. Тәрбияче түгәрәк кырыена чыгып калган җилемне салфетка белән сөртеп алырга кирәклеген искәртә. Балаларны чиста, пөхтә эшләүләре өчен мактый.
Тәрбияче:
– Менә, безнең бизәлгән чыршыларыбыз әзер дә. Без аларны, песнәк тагын очып килгәч, урман җәнлекләренә биреп җибәрербез. Сөенсеннәр урманда яшәүче дусларыбыз!