Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән кыш көне йоклаучы җәнлек – аю турында сөйләшкән идек. Аны әвәләп ясадык та. Ә бүген тагын бер кышын йоклаучы җәнлекне әвәләрбез. Минем табышмагыма җавап тапсагыз, сез аның нәрсә икәнлеген белерсез.

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнисе:

«Йомшагым», – диеп сөя. (Керпе).

Тәрбияче уенчык керпе күрсәтә.

– Балалар, керпе кайда яши? (Урманда яши.) Аның туны нинди? (Энәле.) Әйе, керпенең туны энәле, менә шуңа ул бүредән дә, төлкедән дә курыкмый. Энәләре аны дошманнардан саклый. Сез керпеләрнең нәрсә белән тукланганың беләсезме? (Гөмбәләр, алма яраталар.) Ул суалчаннар, бакалар, тычканнар ашый. Керпеләр, песиләр кебек, сөт эчәргә дә ярата. Көз көне керпе кипкән яфраклардан, үләннәрдән үзенә йокларга урын әзерли, «түгәрәк йомгакка» әйләнә дә шул оясында кыш буе йоклый.

Ә хәзер, әйдәгез, керпене игътибар белән карыйк әле: ул нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Керпенең башы бар.

– Ике күзе.

– Ике колагы бар.

– Аның дүрт аягы бар.

Тәрбияче:

Без бүген сезнең белән нәкъ менә шундый керпеләр әвәләрбез.

Динамик пауза. «Керпе килгән урманнан» уены.

Керпе килгән урманнан,

Урында атлыйлар,

Ерак диеп тормаган.

кулларын алга сузалар,

Уйный балалар белән,

кулларын як-якка җәяләр,

Энәләрен тырпайткан.

җилкәләрен күтәрәләр,

Шатланып, биеп алган,.

тыпырдыйлар,

Ә балалар кул чапкан.

кул чабалар.

Балалар өстәл артына утыралар. Тәрбияче әвәләү тәртибен аңлата:

1. Ике уч төбе арасында пластилин кисәгеннән шар әвәлибез.

2. Шарны бераз гына басып җәябез.

3. Ике бармак белән тартып, керпенең борынын ясыйбыз, нечкәртәбез.

4. Гәүдәсенә таякчыклар кадыйбыз (Искәрмә: Шөгыль өчен шырпыны, күкертле башларын чистартып, алдан әзерләргә кирәк.)