Кош сайраган тавыш ишетелә. Экранда кар өстендә утыручы кош рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нинди тавыш? (Кош тавышы.). Бүген мин эшкә килгәндә җирдә утырган бер кечкенә кошчык күрдем. Ул бик хәлсез иде. Аның тамагы ачкан булган. Мин аңа ипи валчыклары сиптем. Ул тәмләп ашады, миңа рәхмәт әйтеп, очып китте.

Минем кулымда да кошчык. (Тәрбияче уенчык кош күрсәтә.) Аның исеме кызылтүш. («Кызылтүш» сүзе берничә тапкыр кабатлана.) Кызылтүш безнең як табигатен бизәп торган, безнең якта кышлаучы кошларның берсе. Ул безгә кышын килә. Аның түше кызыл төстә, ә башында кара бүреге дә бар. Аны шуның өчен карабүрек дип тә йөртәләр.

Тал башында күзен кысып

Утыра бер кызылтүш.

Үзе ялт та йолт карана,

Безне күзәтә, имеш!

Нигә безне күзәтә ул,

Нигә башын боргалый?

Ә-ә-ә, –

Безнең чана шуганга

Кызыгып тора бугай ул. 

(Фирая Зиятдинова)

– Балалар, без сезнең белән кышкы көннәрдә кошларның ничек яшәүләре турында сөйләшкән идек инде. Кышкы салкыннарда алар ничек туклана соң?

Балалар:

– Без җимлекләр куябыз, ярма сибәбез.

– Алар көнбагыш ашыйлар.

– Орлыклар чүплиләр.

– Ипи валчыклары яраталар һ.б.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Ә менә кызылтүшләр бик яратып миләш ашыйлар. Миләш агачы безнең ишегалдында да бар. Әгәр кошлар чүпләп бетермәсә, аның кызыл җимешләре кыш ахырына кадәр тора. Миләшнең җимешләре нинди төстә? (Кызыл.) Алар нинди формада? (Түгәрәк.) Алар зурмы, кечкенәме? Дөрес, алар кечкенә, вак җимешләр.

Тәрбияче җимешсез миләш агачына кунган кызылтүшләр рәсеме күрсәтә.

Тәрбияче:

– Миләш ашарга дип кызылтүшләр агачка кунган, ләкин агачның миләшләре юк, коелып беткән! Ә кошларга ризык кирәк. Без аларга ярдәм итик, балалар. Кошлар – безнең дуслар бит.

Динамик пауза. «Оясыз кош».

Очып баручы кошлар

кош очу хәрәкәтләре,

Тукталдылар аланда.

кулларны төшерү,

Утырып ял иттеләр,

чүгәләү,

Кире очып киттеләр.

очу хәрәкәтләре

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче, балалар белән бергәләп, миләш җимешләрен ясау алымнарын ачыклый:

1. Карандашны очланмаган ягы белән буяуга манабыз.

2. Аны кәгазь битенә бастырып куеп, түгәрәкләр төшерәбез.

3. Кара фломастер белән җимешләрдә төрткеләр ясыйбыз.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз балалар, сез бүген кызылтүшләргә зур ярдәм иттегез. Ишетәсезме, алар ничек шатланыша! Сезгә рәхмәт әйтәләр.

Кош тавышлары ишетелә.