Ак куян
Информация
Бурычлар
Тозлы камыр кисәкләрен ике уч төбе арасында турыга тәгәрәтеп – багана, уч төпләре арасында әйләндерүле хәрәкәтләр белән шар әвәләүне камилләштерү.
Аларны бер-берсенә кысып ябыштыру алымын ныгыту.
Пропорция хисе, күзүлчәмнәрен үстерү.
Әвәләү шөгыленә кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык сыйфаты тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Экранда «Куян кызы» мультфильмыннан бер фрагмент күрсәтелә. Тәрбияче табышмак әйтә.
Кыш көне ак,
Җәй көне соры.
Урманнан чыгар,
Кыр буйлап чабар.
Ул нәрсә? (Куян).
Тәрбияче (куян уенчыгы күрсәтеп):
– Бу нәрсә? Ул нинди? (Матур, йомшак, ак.) Балалар, игътибар белән карыйк әле, ул нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
– Аның гәүдәсе бар.
– Башы бар.
– Тәпиләре бар.
– Озын колаклары бар.
– Аның кечкенә койрыгы бар.
Тәрбияче:
– Гәүдәсе нинди формада? (Овал.) Башы нинди? (Түгәрәк.)
Сезнең дә шундый матур куяннар әвәлисегез киләме?
Динамик пауза. «Ак куян».
Ак куян, йомшак куян |
Кулларын алга сузалар, |
Безгә кунакка килгән. |
кул чабалар, |
Койрыгы кыска гына, |
артка карыйлар, |
Колагы жиргә тигән. |
кулларын баш өстенә куялар, |
Эйдәгез, кунакларны |
кулларын алга сузалар, |
Кишер белән сыйлыйбыз. |
|
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр, |
тыпырдыйлар, |
Сикерешеп уйныйбыз. |
сикерәләр. |
Балалар өстәл артына утыра. Тәрбияче куянны тозлы камырдан әвәләячәкләре турында әйтә, эш этаплары турында бергәләп сөйләшәләр:
- Ак пластилинны төрле зурлыктагы өч кисәккә бүләбез (куянның гәүдәсе, башы, колаклары).
- Зур кисәктән куянның гәүдәсен (овал формасында ясыйбыз.
- Урта кисәктән башын (шар формасында) әвәлибез.
- Ике кечкенә кисәктән колакларын (озынча) әвәлибез.
- Кисәкләрне бер-берсенә кысып тоташтырабыз.
Балалар куяннар ясыйлар. Шөгыль ахырында кул эшләреннән күргәзмә оештырыла («куяннар бер аланга җыела».) «Куян кызы» мультфильмы күрсәтелә.