Бизәкле бияләй.
Информация
Бурычлар
Пумала белән рәсем ясау алымын, кызыл, сары төсләрне ныгыту.
Пумаланы дөрес тотып, балаларны дулкынлы сызыклар ясарга өйрәтү.
Рәсем ясаганда пумала тоткан кулларның иркен хәрәкәтләнүенә ирешү.
Сурәтләү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту, фантазияләрен үстерү.
Кыргый хайваннарга карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.) Кышын көннәр нинди була? (Салкын.) Кешеләр урамга чыкканда ничек киенәләр? Нәрсәләр кияләр?
Балалар:
– Куртка киябез.
– Мин тун киям.
– Җылы чалбар киябез.
– Башлык киябез. Шарф бәйлибез.
– Кулларга бияләй киябез.
Тәрбияче:
– Ә безгә бияләйләр ни өчен кирәк? (Кулларыбыз туңмасын өчен.) Хәтерлисезме, без сезнең белән «Бияләй» әкиятен укыган идек.
Тәрбияче балаларга «Бияләй» («Рукавичка») әкияте китабын күрсәтә, эчтәлеге буенча әңгәмә кора.
– Әкияттә бияләйне кем төшереп калдыра? (Бабай.) Бияләйне нәрсәләр күреп ала? Анда нәрсәләр яши башлый? (Тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю.) Ничек уйлыйсыз, бияләй эчендә җәнлекләргә җылы буламы? Әлбәттә, җылы була. Чөнки бияләй эче бик җылы бит, балалар, әйеме? Бабай бияләен таба да, урман җәнлекләре йортсыз калалар. Әйдәгез, без сезнең белән күп итеп бияләйләр ясыйк. Урмандагы дусларыбыз җылы йортларда рәхәтләнеп яшәсеннәр!
Искә төшерик әле: бияләйгә иң ахырдан нинди җәнлек керә? (Аю.).Әйдәгез, бияләйләр ясый башлаганчы, уйнап алабыз.
Динамик пауза. «Аюны уятмагыз».
Тау башында ята кар, |
Балалар, кулларын җәеп, |
Тау башында бик күп кар! |
әкрен генә өскә күтәреләләр, |
Урманда чыршы төбендә |
гәүдәне алга таба ия төшеп, |
Йокыга талган аю бар. |
әкрен генә алга баралар, |
Шыпырт, тавышланмагыз, |
бармак яныйлар, |
Аюны уятмагыз! |
әкрен генә артка чигәләр. |
Балалар өстәлләр артына утыралар.
Тәрбияче:
– Мин сезгә бияләйләр алып килдем. (Балаларга ак кәгазьдән киселгән бияләйләр күрсәтә.) Алар нинди төстә? (Ак.) Ә безнең җәнлекләрнең йортлары матур булсын өчен, без аларны нишләтә алабыз? (Буйыйбыз, бизибез.) Бик дөрес, без аларны кызыл һәм сары буяулар белән бизәрбез.
Тәрбияче дулкынлы сызыклар ярдәмендә бияләйне бизәп күрсәтә. Пумаланы кәгазьгә яткырып, сызыкларны сулдан уңга таба сызарга кирәклеген искәртә. Балаларның бармакларны каты кысмыйча, пумаланы дөрес итеп тотуларына игътибар итә. Барлык бияләйләр тактага эленә. Балалар үзләре ясаган матур бияләйләрне күреп сөенәләр.