Көрән аю
Информация
Бурычлар
Ярма белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
Вак моториканы үстерү.
Кул хезмәте белән шөгыльләнгәндә пөхтәлек, түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Куян балалары Шаян белән Наянны дуслары Көрән аю кунакка чакырган. Күчтәнәчкә алар тәмле урман җиләкләре алып килгәннәр. Бергәләп бал белән чәй эчкәннәр. Аннан соң күңелле итеп туп уйнаганнар. Аю – бик әйбәт дус! Без дә бүген шундый аю ясарбыз.
Тәрбияче аю уенчыгы күрсәтә.
Тәрбияче:
– Балалар, аю нинди?
Балалар:
– Аю зур.
– Көрән төстә.
Тәрбияче:
– Ул нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
– Аның гәүдәсе бар.
– Колаклары бар.
– Аюның тәпиләре бар.
– Күзләре бар.
– Борыны һәм авызы бар.
Динамик пауза. «Аю» хәрәкәтле уены.
Тау башында ята кар, |
Кулларны як-якка җәю, |
Тау башында бик күп кар! |
әкрен аяк очына күтәрелү, |
Урманда чыршы төбендә |
гәүдәне алга таба ия төшү, |
Йоклый торган аю бар. |
әкрен генә алга бару, |
Шыпырт, тавышланмагыз, |
|
Аюны уятмагыз! |
бармак янау |
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Карабодайны өслеккә ничек ябыштырырга кирәклеген аңлата. Буш аралар калдырырга ярамаганлыгын искәртә. Балалар карабодай ярмасын ПВА җилеме сыланган өслеккә сибәләр. Ак һәм кара төстәге пластилин кисәкләрен бармаклары белән әвәләп, аюның борынын, күзләрен ясап куялар. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.
Шөгыль «Минем аюым» җырлы-биюле уены (Р. Гатина, Ф. Батыршина музыкасы һәм сүзләре: «Чәбәк-чәбәк итә ул», 92 нче бит) белән тәмамлана.