Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кышкы урманга сәяхәткә барабыз.

Экранда кышкы урман рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, нинди матур урман аланы! Бар җирдә аклык: җир өсте дә, агачлар да ап-ак кар белән капланган. Игътибар итегез, кар өстендә ниндидер эзләр күренә. Димәк, бу аланда урман җәнлекләре кунак булган. Ә сез урманда яшәүче нинди җәнлекләрне беләсез? ( Аю, төлке, куян, керпе.) Ничек уйлыйсыз, монда аю һәм керпе эзләре булырга мөмкинме?

Балалар:

– Юк.

– Алар кышын йоклыйлар бит.

Тәрбияче:

– Димәк, бу эзләр – төлке һәм башка җәнлекләрнеке. Бәлки, моннан куян чабып үткәндер? Бәлки, төлке, бүре йөргәндер?..

Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге чыршы төбендә качып утырган уенчык куянга юнәлтә.

Тәрбияче:

– Исәнме, Куян дус! Сиңа ни булды, кемнән качып утырасын? Нигә калтыранасын, кемдер куркыттымы әллә?

Куян: Исәнмесез, балалар. Минем артымнан төлке куды. Аннан көчкә качып котылдым. Менә хәзер ул мине эзләрем аша тапмасмы дип куркып утырам.

Тәрбияче:

– Курыкма, Куянкай. Без сиңа хәзер ярдәм итәрбез. Төлке – хәйләкәр, әмма без дә яхшы эш өчен кирәк булганда хәйләли беләбез. Хәзер без кар өстендә күп итеп эзләр ясарбыз. Төлке эзләрнең кайсы синеке икәнен аңлый алмас һәм аңа сине табарга кыен булачак.

Динамик пауза. «Кар яуды».

Буген иртән кар яуды.

Кулларын өскә күтәрәләр,

Балалар сөенеп калды.

кулларын чәбәклиләр,

Кар агачта, кар җирдә,

кулларын өскә, аска хәрәкәтләндерәләр,

Кар борында, кулларда.

бармакларын борынга куялар, кулларын күрсәтәләр,

Кар яуды зур аланда,

кулларын як-якка җәяләр,

Эзләрне дә каплады.

тыпырдыйлар,

Куян күзләп чыккан төлке,

як-якка караналар,

Эзләсә дә, тапмады.

иңбашларын күтәрәләр-төшерәләр.

Тәрбияче мольбертта пумала белән эзләрнең ничек ясалуын күрсәтә.

Тәрбияче:

— 1. Пумаланы сулы банкада чылатып, ак буяуга манабыз. 2. Сул кул белән дәфтәр читен тотабыз. Уң кул белән пумаланы дөрес тотып, кәгазьгә яткырып таплар төшерәбез. Таплар бер-берсенә бик якын ятмасын.

Балалар альбом битләрендә пумала ярдәмендә ритмик таплар төшереп, куян эзләре ясыйлар. Эзләрне бармак битен буяуга манып та ясарга мөмкин.

Тәрбияче:

– Күрдеңме, Куянкай, күпме эзләр барлыкка килде! Монда куян эзләре дә, бүре эзләре дә, хәтта төлкенең үзенең эзләре дә бар. Ул синең эзләрне таный алмый инде.

Куян:

– Сез бик акыллы, мәрхәмәтле балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә, дусларым. Миңа хәзер урманда куркыныч түгел!