Тәрбияче уенчык куян алып керә.

Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә кунакка Куян килгән. Ул үзе белән матур тартма алып килгән. Тыңлагыз әле: аның эчендә нәрсәдер шалтырый. Әйдәгез, ачып карыйк.

Тартма эченнән шалтыравык чыгара.

Шалтыравык, шалтыравык!

Шалтырый ул калтырап:

Шылтыр-шылтыр, шылтыр-шылтыр...

Үзе тора ялтырап.

(М. Бикбовадан)

– Сезгә бу уенчык танышмы? Шалтыравык белән кемнәр уйный? (Балалар.)

Куянның нәни балалары туган. Алар бик елак икән. Нәниләрен юату, уйнату өчен, куян шалтыравыклар эзләп килгән. Әйдәгез, куян балаларына шалтыравыклар ясап бирик. Эшне нидән башларбыз? Шалтыравык нинди өлешләрдән тора? Ул нинди төстә?

Балалар:

– Сабы бар.

– Шалтырый торган өлеше.

– Шалтыравык сары.

Динамик пауза. «Оркестр» уены.

Аю уйный гармунда.

Кулларын як-якка җәяләр,

Тиен барабан кага.

бармаклар белән барабан кагу хәрәкәтләре ясыйлар,

Төлке – мандолинада.

уң кул чукларын өскә-аска хәрәкәтләндерәләр,

Бүре быргы кычкырта.

«быргы кычкырту» хәрәкәтләре,

Куянга соң ни калды?

аптырап, як-якка карыйлар,

Матур шалтыравык калды!

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, балалар, өстәлләр артына утырып, әвәләргә тотыныйк. Игътибар итегез: сезнең каршыда киндер-сюрприз уенчыгының тышчалары. Алар шалтырыйлар (балалар шалтыратып карыйлар). Хәзер мин сезгә шалтыравыкны ничек ясарга кирәклеге турында сөйлим.

1. Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан уртача зурлыктагы кисәк бүлеп алабыз.

2. Ике уч арасында шул кисәкләрдән таяклар әвәлибез. Алар шалтыравыкларның саплары булыр.

3. Әзер сапларның бер башын киндер-сюрприз тышчасына кысып ябыштырабыз. Бармаклар белән шомартабыз.

Шалтыравыклар ясалып беткәч, балалар шалтыравыкларны шалтыратып карыйлар. Үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күреп сөенәләр.

Искәрмә.

Киндер-сюрприз тышчалары эченә борчакларны шөгыльгә кадәр салып куярга кирәк. Алар шалтыравык ролен үти.