Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар. Ишек артында песи тавышы ишетелә. Тәрбияче, ишекне ачып, уенчык песи алып керә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, безгә нинди матур кунак килгән! Сезгә песи ошыймы? Бик матур песи, әйеме? Ул нинди?

Балалар:

– Песи бик матур.

– Песи йомшак.

– Кечкенә песи.

– Тәпиләре ак.

Тәрбияче:

– Дөрестән дә, песи үзе соры, ә тәпиләре ак. Әйдәгез, аңа Актәпи дип исем кушабыз. Ә хәзер Актәпи турында сөйлик. Песи ничек кычкыра? Аның нәрсәләре бар? Ул нәрсә ярата?

Балалар:

– Песи «мияу!» дип кычкыра.

– Аның мыеклары бар.

– Матур колаклары да бар.

– Күзләре ялтырый.

– Койрыгы озын.

– Йомшак тәпиләре бар. Ак төстә.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, песи белән бергәләп уйнап алабыз..

Динамик пауза. «Шаян песи».

Нәни песи шаян була,

Кулларны алга сузу,

Ул уйнарга ярата.

уң кулны өскә күтәрү, төшерү,

Менә шулай, менә шулай

сул кулны өскә күтәрү, төшерү,

Ул уйнарга ярата.

кулларны бергә күтәрү, төшерү,

Я, Актәпи, якын кил,

чакыру хәрәкәтләре,

Матур итеп сикер син.

бер урында сикерү,

Менә шулай, менә шулай

кул чабу,

Матур итеп сикер син.

бер урында сикерү.

Тәрбияче:

– Балалар, ә песи нәрсә ярата? (Сөт.) Әйе, ул сөт эчә, тычканнар тота. Ә сез беләсезме, песи бик яратып йомгак белән уйный! (Йомгак күрсәтә.) Бу йомгак нинди? (Түгәрәк, кызыл төстә, зур.) Йомгак тәгәрәп китсә, ул сүтелә. Менә шулай. (Йомгакны тәгәрәтә.) Песи дә аны тәгәрәтеп уйнарга ярата. Ә хәзер әйдәгез, йомгакны чорныйк, алай сүтелеп ятмасын. (Берничә бала йомгакны чорный.) Йомгакны чорнау хәрәкәтләрен һавада ясап карыйк. Булдырдыгыз, афәрин. Бу йомгакны Актәпигә бүләк итеп булмый инде. Йомгак Мәрьям әбинеке. Ул оныкларына оекбаш бәйли. Ә без кунагыбыз Актәпигә үзебез йомгаклар ясыйк. Ул без ясаган йомгаклар белән рәхәтләнеп уйнар!

Тәрбияче мольбертта йомгакларның ничек ясалуын күрсәтә.

Тәрбияче:

1. Пумаланың очы белән башта кәгазьнең уртасында бер нокта куябыз.

2. Шул ноктадан, пумала белән әйләнмәле хәрәкәтләр ясап, йомгак «чорныйбыз». Менә нинди зур йомгак барлыкка килде!

Балалар альбом битләрендә төрле зурлыктагы йомгаклар ясыйлар. Йомгакларны Актәпигә бүләк итәләр. Песи аларга рәхмәт әйтә.