Йөк машинасы
Информация
Бурычлар
Йөк машинасының өлешләрен аера һәм исемнәрен әйтә белүләрен камилләштерү.
Өлешләрдән йөк машинасын төзи һәм пөхтә итеп ябыштыра белергә өйрәтүне дәвам итү.
Күзаллауларын, акыл эшчәнлеген үстерү.
Балаларда үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре уяту.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, без зур шәһәрдә яшибез. Шәһәребездә урамнар бик күп. Урам буйлап көнен дә, төнен дә машиналар чаба. Алар кибетләргә төрле әйберләр, ашамлыклар алып киләләр, урамнарны юалар. Автобуслар, троллейбуслар кешеләрне эшкә алып баралар, алып кайталар. Бүген без шундый машиналарның берсе – йөк машинасы турында сөйләшербез. (Тәрбияче уенчык йөк машинасын күрсәтә.) Карагыз әле, нинди зур машина! Әйтегезче, машина нинди өлешләрдән тора? Аның нәрсәләре бар?
Балалар:
– Кабинасы бар.
– Руле бар.
– Аның тәгәрмәчләре бар.
– Ишекләре бар.
– Аның әрҗәсе бар.
Тәрбияче:
– Ни өчен бу машина йөк машинасы дип атала икән? Чөнки ул үзенең әрҗәсенә салып йөк – төрле әйберләр ташый.
Экранда төзелеш материаллары, ком, ашлык төялгән машина рәсемнәре күрсәтелә. Тәрбияче алар турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген иртән безнең бүлмәгә нәни куян баласы Шаян кергән иде. Шаянның уенчыклары бик күп икән. Туплары да, куяннары да, тракторлары да бар. Шулай да ул йөк машиналары белән уйнарга ярата. Әмма аның шундый машинасы юк икән. Әйдәгез, Шаянны шатландырыйк, аңа йөк машинасы ясыйк.
Динамик пауза. «Мин шофёр».
Машина белән уйнарга |
Бер урында атлыйлар, |
Яратам мин, яратам. |
«рульне» як-якка боралар, |
Берсе дә узып киталмый, |
бер урында йөгерәләр, |
Чабалар минем арттан. |
|
Сәлам биреп үтим әле |
куллары белән сәламлиләр, |
Сезгә дә: пи-пи, пи-пип. |
«пи-пип» сигналын кабатлыйлар, |
Шофер булам мин, күрерсез, |
руль бору хәрәкәтләре, |
Тик үсеп кенә җитим. |
кулларын өскә күтәрәләр. |
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче геометрик фигуралардан йөк машинасы төзеп күрсәтә. Машинаның кайсы өлеше нинди геометрик формага охшаган булуына басым ясый. Балалар башта әзер геометрик фигураларны өстәлдә таратып, машинаны төзеп карыйлар. Аннан соң гына килеп чыккан сурәтне альбом битенә ябыштыралар.
Шөгыль ахырында «Мин шофер!» җыры (А. Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе». Методик әсбап өчен аудиокушымта, 92-93 нче трек) яңгырый. Балалар кушылып җырлыйлар. Шаян да кушыла.
Шаян:
Мин шофёр, мин шофёр.
Машинам нинди матур!
Тәгәрмәчләр әйләнә:
Әллә-лә-лә, әллә-лә!