Тәрбияче М. Җәлилнең «Маэмай» шигырен укый.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

Тәрбияче:

– Балалар, бу шигырь юллары сезгә танышмы? Шигырь нәрсә турында? (Көчек турында.)

Тәрбияче уенчык эт күрсәтә.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, искә төшерик әле, эт нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Аның гәүдәсе, башы бар.

– Тәпиләре күп.

– Койрыгы да бар.

– Күзләре, борыны, колаклары бар.

Тәрбияче:

– Ә кемнәрнең өйләрендә этләре бар? Кушаматлары нинди? Эт белән уйнарга яратасызмы, ничек уйныйсыз?

Динамик пауза. «Көчегем».

Бар минем көчегем,

Кулларын алга сузалар,

Шаяным, бөтерчегем.

кул чукларын әйләндерәләр,

Сикергәли ул, уйный,

сикерәләр,

Койрыгын болгап туймый.

гәүдә белән уңга-сулга борылалар,

Йөзә белә ул суда,

йөзү хәрәкәтләре,

Чупырдый ул йә чума.

суга чуму хәрәкәтләре,

«Бергәләп йөзик!» – диеп,

йөзү хәрәкәтләре,

Минем артымнан куа!

бер урында йөгерәләр.

Тәрбияче (уенчык этне күрсәтеп):

– Балалар, бүген без сезнең белән менә шундый матур көчек ясарбыз. Сез ризамы? Әйдәгез, өстәлләр артына утырыйк.

Тәрбияче каты кыллы пумала белән ничек эшләргә кирәклеген аңлата.

Тәрбияче:

– Башта каты кыллы пумаланың тоткасын бастырып (перпендикуляр рәвештә тотып), силуэтның эчке кырыеннан башлап төртеп барырга кирәк. Аннан соң гына силуэтның уртасын бизәргә була. Көчекнең күзләрен, борынын, авызын фломастер белән ясап бетерергә мөмкин.

Шөгыль ахырында «Акбаем» җыры (М. Әндерҗанова сүзләре һәм музыкасы, Р. Зарипов эшкәртүендә: «Чәбәк-чәбәк итә ул», 24 нче бит) тыңлана.