Яраткан уенчыгым
Информация
Бурычлар
Алдан өйрәнгән ысулларны кулланып, яраткан уенчыкларын әвәләргә өйрәтү эшен дәвам итү.
Образлы күзаллауларын, иҗадилыкны үстерү.
Башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге уяту.
Уенчыкларга карата сак караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бармаклар белән уйнап алабыз.
Баш бармагым туп була, |
|
Имән бармак — бөтерчек. |
Һәр бармакны |
Урта бармак була шакмак, |
чиратлап бөгеп баралар |
Атсыз бармак — сикергеч. |
|
Чәнти бармак — барабан, |
|
Сана, әйдә, яңадан. |
|
(Фәрсия Зиннурова) |
Тәрбияче:
– Уен ошадымы? Ул нәрсә турында? (Уенчыклар турында.) Әйе, уенчыклар турында. Бүген мин сезгә үзегезнең яраткан уенчыкларыгызны әвәләп ясарга тәкъдим итәм. Әйтегез әле, кайсыгызга нинди уенчык белән уйнау ошый?
Балалар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйлиләр. Тәрбияче балаларның игътибарын өстәл өстендә торган матур бизәкле тартмага юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә матур тартма алып килдем. Аның эчендә нәрсәләр бар дип уйлыйсыз. (Балаларның җаваплары.) Аның эчендә сезнең яраткан уенчыкларыгыз. Әйдәгез әле, аларны атап китик. Бу нәрсә? (Тәрбияче уенчыкларны күрсәтә, балалар әйтә баралар.)
Балалар:
– Бу шалтыравык.
– Бу шакмак.
– Бу машина.
– Бу аю.
– Бу туп. һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, без сезнең белән хәзер бер уен уйнап алабыз. Уенның исеме «Уенчык нинди?» дип атала. Бу уенда сез уенчыкларның нинди икәнен сөйләп бирергә тиеш буласыз.
Балалар яраткан уенчыкларын алып, аның турында сөйлиләр. Мәсәлән: «Бу аю. Аю көрән төстә. Аның гәүдәсе, башы, тәпиләре, койрыгы бар».
Балалар:
– Бу машина. Ул зәңгәр төстә. Аның кабинасы, кузовы, тәгәрмәчләре бар. Мин машина белән уйнарга яратам.
– Бу курчак. Курчакның күлмәге кызыл. Курчак матур.
– Бу туп. Ул түгәрәк. Туп яшел.
Шул рәвешле, һәр уенчык турында сөйләнә. Уенчыкларның кайсы өлеше нинди геометрик фигурага охшаганлыгы әйтелә. Пластилин белән ике уч төбе арасында туры хәрәкәтләр ясап – таяк, әйләндерүле хәрәкәтләр ясап шар әвәләү ысуллары искә төшерелә.
Динамик пауза. «Матур тубым» уены.
Минем тубым бигрәк җитез: |
Кулларын чәбәклиләр, |
Матур итеп сикерә. |
сикерәләр, |
Әгәр тотып өлгермәсәң, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Әллә кая йөгерә. |
бер урында йөгерәләр. |
Тәрбияче:
– Хәзер инде яраткан уенчыкларыбызны ясый башласак та була.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Бергәләп, алдагы шөгыльләрдә ясалган куян, аю, шалтыравык һ.б. уенчыкларны әвәләү ысулларын искә төшерәләр. Тәрбияче балаларның ничек эшләүләрен күзәтә. Кирәк булса, ярдәм итә. Ахырда барлык уенчыкларны алдан әзерләнгән киштәләргә урнаштыралар. Балалар үз эшләрен күреп сөенәләр. Тәрбияче аларны тырышлыклары өчен мактый.