Минем яраткан уенчыгым
Информация
Бурычлар
Сурәтне альбом битенә дөрес урнаштырырга гадәтләндерү.
Мөстәкыйльлек, иҗади уйлау, инициативаларын үстерү.
Уенчыкларга сак караш формалаштыру.
Ирешелгән нәтиҗәләр белән шатлану тойгысы тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, безнең бакчада көн дә очраша торган якын дусларыбыз — уенчыкларыбыз бар. Уйлагыз әле: кайсыгыз нинди уенчык белән бигрәк тә яратып уйный? Зөлфия, синең иң яраткан уенчыгың нәрсә?
Зөлфия:
– Мин аю яратам.
Тәрбияче:
– Ә ни өчен аю яратасың?
Зөлфия:
– Ул зур, йомшак, матур!
Тәрбияче:
– Фәрит, сиңа кайсы уенчык ошый?
Фәрит:
– Мин шакмаклардан нәрсә дә булса төзергә яратам.
Шул рәвешле, һәр баладан яраткан уенчыгы турында сорала.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, аларга җавап табарга кирәк булачак.
1. Минем белән уйныйлар,
Уйнап һич тә туймыйлар.
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр.
Үсә төшкәч балалар,
Мине онытып калалар. (Курчак)
2. Типтем – очты биеп-биеп,
Суга төште, батмады.
Әни әйтә: «Шуны чөеп,
Тәрәзәне ватма!» – ди. (Туп)
3. Дүрт тәгәрмәчле арба юл буйлап чаба. (Машина)
– Балалар, без машина, курчак, тупны бер сүз белән ничек атыйбыз? Алар нәрсәләр? (Уенчыклар.)
Тәрбияче тактага уенчык рәсемнәре беркетә. Уенчыкларны, уйнап туйгач, урыннарына урнаштыру кирәклеге турында әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче:
– Тыңлагыз әле, мин сезгә бер кыз турында шигырь сөйлим.
Курчак
Кичә Ләйлә көйсезләнеп
Атып бәрде курчагын.
Уйныйсы килгәч, ул аны
Эзли башлады тагын.
Өстәл асларын карады,
Шкаф артын капшады,
Сандык яннары калмады,
Тик курчагын тапмады.
Әнисе әйтә аңарга:
— Курчагың синнән бизгән,
Ләйлә мине гел кыйный дип,
Ул чыгып киткән бездән.
(Әнәс Кари)
– Балалар, шигырь кем турында?
Балалар:
– Ләйлә исемле кыз турында.
Тәрбияче:
– Ул сезгә ошадымы?
Балалар:
– Юк.
Тәрбияче:
– Курчагы Ләйләдән ни өчен качкан?
Балалар:
– Ул аны атып бәргән, кыйнаган.
Тәрбияче:
– Әйе, курчагы аңа үпкәләгән, чыгып киткән. Уйныйсы килгәч, Ләйлә курчагын эзли башлаган, тик таба алмаган. Хәзер игътибар белән бүлмәне карагыз әле. Безнең уенчыкларыбыз барысы да үз урыннарындамы? Алар безгә үпкәләп утырмыйлармы икән? Безгә, Ләйлә кебек, яраткан уенчыкларыбызны эзләп йөрергә туры килмәсен. Ә сез өегездә уенчыкларыгызны үзегез җыясызмы? Арагызда Ләйлә кебек балалар юкмы?
Җаваплар тыңлана, тәрбияче балаларны мактый, уенчыкларны һәрчак урыннарына куярга кирәклеге турында тагын бер кат кабатлап әйтә.
Динамик пауза. « Уңган балалар».
Безнең нәни аяклар |
Балалар бер урында йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар, |
Шәп итеп йөгерәләр. | |
Куллар да калышмыйлар, |
кулларны чәбәклиләр, |
Чәп-чәп итеп бииләр. |
кул чукларын биетәләр, |
Шушы нәни балалар |
чүгәләп, уенчык җыю хәрәкәтләре ясыйлар, |
Уенчыкларны җыя. | |
Уенчыкларны җыя да |
басып, «уенчыкларны куялар» |
Урыннарына куя. |
кулларын төшерәләр. |
Тәрбияче:
– Мин сезгә бүген, төсле карандашлар ярдәмендә, үзегезнең яраткан уенчыгыгызны ясарга тәкъдим итәм.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче балаларга альбом битләре һәм төсле карандашлар тарата. Балалар кәгазь битендә үзләренең яраткан уенчыкларын ясыйлар. Шөгыль ахырында балалар рәсемнәрен тактага эләләр. Яраткан уенчыклары турында сөйлиләр.