Тәрбияче:

– Балалар, бүген бакчага килгәндә урамда нинди үзгәрешләр күрдегез? Әйе, кайбер йортларда һәм безнең балалар бакчасында да әләмнәр эленгән. Чөнки иртәгә зур бәйрәм – илебезне саклаучылар көне. Ә кемнәр соң алар – ил саклаучылар? Алар безнең бабаларыбыз, әтиләр, барлык ир-атлар. Алар барысы да армиядә хезмәт иткәннәр, солдат булганнар. Үсеп җиткәч, безнең бакчага йөрүче малайлар да солдат булырлар, илебезне сакларлар. Бүген без төркемебез малайларын бәйрәм белән котлыйбыз. Кызлар сезгә бүләкләр әзерләгән иде, кабул итеп алыгыз. Сәламәт, кыю, батыр булып үсегез.

Кызлар малайларга алдан әзерләнгән бүләкләрне тапшыралар. Малайлар рәхмәт әйтә. Барысы да кул чабалар.

Тәрбияче:

– Армиядә хезмәт итү өчен көчле, кыю, сәламәт булып үсәргә, ә сәламәт булу өчен көн дә зарядка ясарга, чыныгырга кирәк. Әйдәгез, торып басыгыз да зарядка ясап алабыз.

Динамик пауза. «Зарядкага бас!»

Урыныңнан сикереп тор да

Ике аякта сикереп куялар,

Зарядкага бас!

бер урында атлап торалар,

Чыныгып үсеп булмый бит,

кулларын җилкәгә куялар,

Иренеп яткач.

як-якка җәяләр,

Бер, ике, өч, бер, ике, өч –

кулларын күтәрәләр, төшерәләр,

Тик ялгышмый бас!

урында атлыйлар,

Ис, рәхәт җил, елмай, кояш,

кулларын өскә күтәреп чайкыйлар,

Күңелләрне ач!

кул чабалар.

(Гөлфия Юнысова)

Тәрбияче (табышмак әйтә):

Кош түгел – оча,

Күкне коча. (Очкыч)

Экранда «Самолётик Лип» мультфильмыннан өзек күрсәтелә. Балалар очкычның җирдән ничек күтәрелүен, һавада очып баруын күзәтәләр.

Тәрбияче:

– Сезгә очкыч ошадымы? Ничек уйлыйсыз, очкыч нинди өлешләрдән тора?

Балалар:

– Аның кабинасы бар.

– Тәрәзәләре дә бар.

– Тәгәрмәчләрен дә күрдем.

Тәрбияче:

– Очкычның кешеләр (пассажирлар) утырып йөри торган урыны салон дип атала. Як-якка җәелгән ике канаты, койрыгы бар. Ә тәгәрмәчләре, очкыч җирдән аерылгач, күтәрелеп куела.

Экранда бәйрәмчә бизәлгән урам, күктә очып баручы очкычлар ясалган рәсем күрсәтелә. Тәрбияче бәйрәм көнендә очкычларның күктә шулай күпләп очуы (парады) турында сөйли. Үзләренең дә шундый матур күренеш сурәтләячәкләре турында әйтә. Мольбертка зәңгәрсу фонлы зур кәгазь (ватман) элә. Бәйрәм күренешен ничек ясаячакларын аңлата. Кәгазьнең аскы өлешенә – шәһәр йортлары, өске өлешендә (күктә) очкычлар ябыштырачаклары турында сөйли.

Шөгыль ахырында М. Хәйбуллинаның «Самолётта килә очасым» шигыре укыла.

Самолётка утырып,

Килә очып китәсем.

Биек-биеккә менеп,

Җирне өстән күрәсем.

Самолёт оча биек,

Болытлар тора биеп.

Очучы абый кул болгый,

Миңа таба иелеп.

«Очучы абый, утырт әле», –

Диеп әйтәсем килә. –

Самолёт бик зур бит,

Һәркемгә урын җитә».