Тәлинкә бизәү
Информация
Бурычлар
Пумаланы дөрес итеп тотарга, буяуга дөрес итеп манарга, артык буяуны сулы банка кырыена ышкып төшерергә, башка төскә манганчы, пумаланы юарга кирәклеген искәртү.
Мөстәкыйль рәвештә тәлинкә бизәргә өйрәтү, бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.
Балаларга эстетик тәрбия бирү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә безнең дусларыбыз Шаян һәм Наян белән булган бер вакыйга турында сөйлим.
«Беркөнне, Шаян белән Наян туп уйнаган вакытта, аларның туплары өстәл өстенә килеп төшкән. Шулвакыт өстәлдәге бер тәлинкә идәнгә төшеп ватылган. Куян балалары бу хәлгә бик борчылганнар». Әйдәгез, балалар, без куяннарга бизәк төшерелгән матур тәлинкәләр бүләк итик. Куансыннар әле куян балалары!
Тәрбияче балаларга бизәлгән тәлинкә үрнәге күрсәтә.
Тәрбияче:
– Балалар, тәлинкә нинди? (Түгәрәк, матур, зур.) Тәлинкәнең бизәлешенә игътибар итик әле: аның уртасында нәрсә ясалган?
Балалар:
– Тәлинкә уртасында түгәрәк ясалган.
Тәрбияче:
– Ә кырыендагы түгәрәкләр нинди?
Балалар:
– Кечкенә түгәрәкләр.
– Түгәрәкләр кызыл.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Без бүген, уртасында – сары, кырыенда кызыл түгәрәкләр ясап, тәлинкә бизәрбез.
Динамик пауза. «Карагыз».
Менә минем уң кулым, |
Уң кулларын күрсәтәләр, |
Менә минем сул кулым, |
сул кулларын күрсәтәләр, |
Менә идән, менә түшәм, |
өскә-аска карыйлар, |
Менә шулай зур үсәм. |
аяк очларына күтәреләләр. |
Балалар өстәл артларына утыралар. Тагын бер кабат түгәрәкләрнең төсләрен, зурлыкларын ачыклыйлар.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, тәлинкәләрне бизәр алдыннан бармакларыбызны ял иттереп алыйк, балалар.
Бармак уены.
Бармаклар юлга басты, |
Балалар бармакларын өстәлгә куялар, |
Тиз-тиз генә йөгерде. |
бармакларын «йөгертә-йөгертә» алга баралар, |
Тигез юлдан йөгерүе |
ике кулның урта һәм имән бармаклары белән өстәл өстеннән «йөгерәләр». |
Бармакларга күңелле. |
|
Тәрбияче балаларга тәлинкә бизәү эзлеклелеен аңлата.
Тәрбияче:
– 1. Пумаланы сары буяуга манып, тәлинкәнең уртасында сары түгәрәк ясыйбыз.
2. Пумаланы суда яхшылап юабыз. Хәзер инде аны кызыл буяуга манабыз һәм тәлинкәнең читендә пумаланың очы белән кечкенә кызыл түгәрәк ясыйбыз.
3. Бераз ара калдырып, икенче һәм калган түгәрәкләрне ясыйбыз.
Балалар, кызыл һәм сары төсләр кулланып, тәлинкәнең читен һәм уртасын бизиләр. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Менә нинди матур тәлинкәләр ясадык! Шаян белән Наян куанырлар инде!