Бүләккә мимозалар
Информация
Бурычлар
Пластилин белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
Игътибарлылыкларын, кулларның вак моторикасын үстерү.
Үсемлекләргә карата сакчыл караш, чәчәкләрнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, нинди ел фасылы җитте? (Яз.) Әйе, кояшлы яз җитте. Тиздән язның беренче бәйрәме, әниләр, әбиләр, апалар, барлык кызлар бәйрәме – 8 март та җитәр. Әниләребезгә бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә була?
Балалар:
– Чәчәк.
– Открытка.
– Беләзек.
– Муенса һ.б.
– Ә мин сезгә, әниләребезгә бүләккә, язның иң беренче матур чәчәкләрен – мимозалар ясарга тәкъдим итәм.
Тәрбияче мимоза чәчәкләре рәсемен күрсәтә һәм әңгәмә үткәрә.
– Карагыз әле, нинди матур чәчәкләр ул – мимозалар! Чәчәкләр нинди төстә? (Сары.) Мимоза чәчәге вак матур шарчыклардан тора. Алар күпме? (Күп.) Әйе, шарчыклар бик күп, һәм алар бик кечкенә. Ничек уйлыйсыз, әниләр мондый чәчәкләргә шатланырмы?
Балалар:
– Минем әнием чәчәкләр ярата.
– Минем әнием шатланыр.
– Минем әнием дә шатланыр.
Тәрбияче:
– Әлбәттә, барлык әниләр дә чәчәкләргә сөенәчәк. Чәчәк – иң матур бүләк!
Динамик пауза. «Түгәрәк алан» җырлы уены.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр һәм такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп,
Кыймыйм ләкин өзәргә.
Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп,
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә, бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә, кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп, башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемнәрен әйтеп дәвам итә.
Тәрбияче балаларны өстәлләр артына чакыра. Чәчәкләрнең ничек ясалуын аңлата.
1. Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алу.
2. Баш һәм имән бармаклар белән кечкенә шарчыклар әвәләү.
3. Шарчыкларны имән бармак белән кысып ботакның ике ягына урнаштыру.
Тәрбияче балаларга әвәләү алдыннан бармакларны ял иттерергә тәкъдим итә.
«Чәчәкләр» бармак уены.
Чәчәкләр күп үскәннәр, |
Бармакларны йодрыклыйлар, |
Матур булып атканнар, |
бармакларын ачалар, |
Мин аларны җыямын, |
уң кул бармаклары белән сул кулның учын сыпыралар, |
Кәрзинемә саламын. |
учларны янәшә куялар. |
Балалар пластилиннан нәни шарчыклар әвәлиләр. Аларны мимоза контуры ясалган кәгазьгә кысып ябыштыралар.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Әниләребезгә матур чәчәкләрне бүләк итеп, аларны сөендерербез.