Экранда чәчәкле яулык бәйләгән әби рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балаларның игътибарын әбинең киемнәренә, башындагы яулыгына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Әби нинди күлмәк кигән?

Балалар:

– Әби ак күлмәк кигән.

Тәрбияче:

– Башындагы яулыгы нинди?

Балалар:

– Ак төстә.

– Зур.

– Матур яулык.

– Чәчәкле һ.б.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз, яулыкны кемнәр күбрәк бәйләп йөриләр? (Әбиләр.) Әйе, безнең әбиләребез гел яулык бәйләп йөриләр.

Бала:

– Минем әнием дә яулык бәйли.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Яулыкны әниләр дә бәйли. Алар аны кайчан бәйлиләр?

Балалар:

– Ашарга пешергәндә.

– Кунакка барганда.

– Ашка барганда бәйлиләр.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, без дә матур итеп яулыклар бизик һәм аларны бәйрәмдә яраткан әбиләребезгә бүләк итәрбез. Ул гади генә яулык түгел, ә кыңгырау чәчәкләре сурәтләнгән яулык булыр. Менә, карагыз әле. (Тәрбияче бизәлгән яулык күрсәтә.)

Әнием туган көнемә

Зур яулык бүләк итте.

Яулыгым шундый матур –

Кыңгыраулы һәр чите.

– Кыңгырау чәчәге нинди төстә? (Зәңгәр.) Димәк, без ак яулыкка зәңгәр кыңгырау чәчәкләре ясыйбыз.

Динамик пауза. «Яулык салыш» җырлы уены.

Балалар түгәрәк ясап басып торалар. Көй башлануга, яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктаганда яулык кемдә кала, шул җәза ала.

Тәрбияче:

– Балалар, без бүген кыңгырау чәчәкләрен штамплар ярдәмендә ясарбыз.

Балалар өстәлләр артына утыралар, штампларны тотып карыйлар. Тәрбияче аларның бәрәңгедән ясалуын әйтә һәм штапм белән рәсем ясау алымнарын балаларның исләренә төшерә.

Тәрбияче:

– Башта пумала белән штамка буяу сылыйбыз, аннары штампны яулыкның бер почмагына куеп, басып кысабыз. Шул рәвешле, яулыкның калган почмакларын да бизибез.

Балалар, зәңгәр төс кулланып, кулъяулыкны бизиләр. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Тәрбияче:

– Менә без яраткан әбиләребезгә нинди матур яулыклар ясадык! Алар яулыкларны күреп сөенерләр инде.