Алъяпкыч
Информация
Бурычлар
Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырга өйрәтү.
Җилем һәм салфетка белән дөрес эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Вак моториканы үстерү.
Балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Тәрбияче аларның игътибарын каршыда торган матур сандыкка юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, элек безнең әби-бабаларыбыз бәйрәм киемнәрен, сөлгеләр, ашъяулыкларны, хәзерге кебек, шкафларда сакламаганнар, менә шундый сандыкларда саклаганнар. Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк әле, ниләр бар икән аның эчендә?
Тәрбияче сандыктан милли күлмәк, камзул, калфак ала. Алар турында сөйли. Балаларның игътибарын киемнәрнең бизәлешенә юнәлтә.
Тәрбияче (сандыктан алъяпкыч ала):
– Балалар, ә бу нәрсә? Кем белә? Мондый алъяпкычларны хатын-кызлар ашарга пешергәндә кигәннәр. Шундый матур алъяпкычлар киеп, тәмле ризыклар пешергәннәр. Алъяпкычларны чишмәгә суга барганда, кичке уеннар вакытында киючеләр дә булган. Әйдәгез, без дә уйнап, җырлап алабыз.
Динамик пауза. «Яшерәм яулык» җырлы уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Тәрбияченең кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән тышында җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш.
Тәрбияче милли кием кидерелгән курчак күрсәтә.
Тәрбияче:
Алъяпкычының бизәге
Нурлар сибә йөзенә.
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үзенә.
– Менә мин дә сезгә бүген алъяпкычлар алып килдем. Ләкин аларны матур итеп бизәргә кирәк.
Экранда татар хатын-кызларының милли өс киемнәре – күлмәк, камзул, алъяпкыч күрсәтелә. Тәрбияче алардагы милли бизәкләр турында сөйләшү үткәрә, лалә чәчәге, яфраклар, дулкынлы сызыклар турында сөйли.
Тәрбияче:
– Без сезнең белән татар халык киемнәрендә нинди бизәкләр кулланылганын карадык. Хәзер алдыбызда яткан алъяпкыч силуэтларын милли бизәкләр белән бизәрбез.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Алларында алъяпкыч үрнәге. Үрнәккә карап, алда өйрәнгән чәчәк, яфрак бизәкләре (ләлә, кыңгырау, яфрак) турында сөйлиләр. Салмак көй астында балалар милли бизәкләрне алъяпкыч силуэтына ябыштыралар.
Тәрбияче:
Бу бизәкләр, бу чигешләр
Килә ерак чорлардан.
Үсәр татар балалары
Илһам алып шулардан.