Балалар урындыкларда утыралар. Алар каршындагы өстәлдә чәчәк аткан бүлмә гөле тора.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, балалар, мин сезгә бүген бер матур гөл алып килдем. Ул күптән түгел генә чәчәк атты. Минем аны сезгә дә күрсәтәсем килде. Бу гөлнең исеме – яран. Яран гөле ак, ал, кызыл төсләрдә чәчәк ата. Бу гөлнең чәчәкләре нинди төстә? (Кызыл.) Балалар, ә сез бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләргә кирәк икәнен беләсезме?

Балалар:

– Аларга су сибәргә кирәк.

– Тәрәзә төбенә куярга кирәк.

– Яфракларының тузанын сөртергә һ.б.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, гөлләр яктылык ярата, шуңа да без аларны якты урынга – тәрәзә төбенә куябыз. Аларның төпләре дымлы булырга тиеш. Тузаннарын сөртеп, тәрбияләп торганда гына, гөлләр үсеп, матур чәчәк аталар.

Тәрбияче башка бүлмә гөлләренең рәсемнәрен күрсәтә, алар турында сөйли. Виталий Агаповның Мирһади Разов сүзләренә язылган «Гөлләрем» җырын тыңларга тәкъдим итә.

Тамчы гөлем, яран гөлем –

Өебез бакча төсле.

Үзем үстерәм иркәләп,

Чәчәкләре хуш исле.

Әй гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып,

Уйнар идем арагызда,

Күбәләк булып очып. 

(Мирһади Разов)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, без дә шундый матур чәчәкле яран гөле ясыйк әле!

Динамик пауза. «Чәчәкләр» хәрәкәтле уены.

Без аланга чыгабыз.

Бер урында атлап торалар,

Без чәчәкләр җыябыз.

иеләләр,

Аландагы сукмакны

аяк очларын басып,

Безгә кояш яктырта.

кулларын өскә күтәрәләр,

Аллы-гөлле чәчәкләрне

куллар як-якка җәяләр,

Һәрбер бала ярата.

кул чабалар.

Тәрбияче мольбертта пумала белән гөл рәсеме ясый, эшнең эзлеклелеген аңлата. Буяулы пумаланы кәгазь битенә яткырып, бер-берсенә якын китереп чәчәк таҗларының ничек ясалуын күрсәтә. Пумаланың очы белән, яшел төс кулланып, чүлмәктән өскә таба озын сабак сызу, яфраклар ясау кирәклеген искәртә. Балалар, үрнәккә карап, гөл рәсеме ясыйлар. Тәрбияче балаларның ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк булса, ярдәм итә.