Әбиемә күчтәнәч
Информация
Бурычлар
Уч төбендә шарчыклар әвәләү осталыгын камилләштерү; шарчыкларны уч төпләре арасында кысып, аларга печенье, коймак формасы бирергә өйрәтү.
Пластилин белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
Вак моториканы үстерү.
Өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, сез ял көннәрендә нишләдегез?
Балалар:
– Урамга уйнарга чыктык.
– Кунакка бардык.
– Мультфильм карадык һ.б.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, кемнәрнең әбиләре бар? Бәлки ялларда әбиләрегезгә кунакка да баргансыздыр әле. Сез әбиләрегезне яратасызмы?
Балалар:
– Мин әбиемне бик яратам.
– Әби миңа коймак пешерә.
– Әбием миңа курчак бүләк итте һ.б.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, бүген яраткан әбиләребезгә тәмле ризыклар пешерик. Әбиләрне нәрсәләр белән сыйларга була?
Балалар:
– Печенье, коймак, торт.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, без бүген коймаклар, печенье әвәлик. Эшкә тотынганчы, бергәләп уйнап алыйк.
Динамик пауза. «Әби коймак пешерә» уены.
Чәп-чәбәк, чәп-чәбәк, |
Балалар кулларын чәбәклиләр, |
Әби пешерә коймак. |
уч төпләрен бер-берсенә сугалар, |
Коймаклары өстенә |
каймак агызган хәрәкәт ясыйлар, |
Сала ул ап-ак каймак. |
|
Коймак җитте һәркемгә. |
кулларын алга сузалар, |
– Бигрәк тәмле, әйеме? |
баш бармакларын күтәрәләр, |
Тәмле коймаклар өчен |
башларын ияләр. |
Рәхмәт әйтик әбигә! |
Тәрбияче:
– Балалар, коймаклар, печеньелар нинди формада була? (Түгәрәк.) Шулай булгач, пластилинны уч төбендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап әвәләрбез, аннары ике уч белән сытарбыз. Чөнки коймаклар, печеньелар җәенке булалар, шулай бит?
Балалар өстәлләр артына утыралар һәм, үзләренең теләкләре карап, коймаклар, печеньелар әвәлиләр.Тәрбияче балаларның ничек эшләүләрен күзәтә, кирәк булса, ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, балалар, никадәр матур печеньелар, коймаклар ясадык. Әйдәгез, аларны тәлинкәгә салыйк. Әбиләребезгә нәрсә ясавыбызны сөйләрбез һ әм аларны сыйларбыз.