Әниемә чәчәк
Информация
Бурычлар
Чәчәкләрне альбом битенә дөрес урнаштыру күнекмәсе бирү.
Кулларның вак моторикасын үстерү.
Табигатькә, гөлләргә карата мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин бүген сезгә бер матур чәчәк алып килдем. Чәчәкнең исеме – роза (гөлчәчәк). Чәчәкнең таҗлары нинди төстә? (Кызыл.) Сабагы белән яфрагы нинди? (Яшел.) Чәчәкләр урманда, кырларда, бакчада үсәләр. Гөлчәчәк – бакча чәчәге. Балалар, ничек уйлыйсыз, бакчадагы чәчәкләрне кемнәр үстерә?
Балалар:
– Әниләр үстерә.
– Безнең әби дә чәчәк үстерә.
– Минем апам әнигә булыша, чәчәкләргә су сибә.
– Мин чүп утыйм һ.б.
Тәрбияче:
– Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар? (Ал, сары, кызыл, зәңгәр, ак һ.б.)
Бакчада, бакчада
Ал чәчәкләр үсәләр.
Ал чәчәкләрне тирбәтеп,
Җылы җилләр исәләр.
(Хәй Вахиттан)
– Сезнең дә әниләрегезгә бүләккә шундый матур гөлчәчәкләр ясыйсыгыз киләме? (Әйе, килә.) Без бүген рәсемне пумалалар белән ясамыйбыз. Чәчәк ясар өчен целлофан пакет кулланырбыз.
Динамик пауза. «Чәчәкләр».
Гөлчәчәкләр күренде |
Аяк очларына басып, |
Һәм кояшка үрелде |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Аларга җылы кирәк, |
|
Кояш астында рәхәт! |
кулларын әкрен генә төшерәләр, |
Кинәт салкын җил исте, |
|
Чәчәкләрне селкетте: |
кулларын уңга-сулга чайкыйлар, |
Чәчәкләр бөгелделәр |
уңга-сулга бөгеләләр, |
Һәм җиргә иелделәр. |
алга таба иеләләр, |
Син, җил, алай шаярма, |
бармак яныйлар, |
Чәчәкләрне имә син, |
|
Алар күп булып үссен. |
аяк очларына басалар, |
Безгә шатлык китерсен. |
кул чабалар. |
Тәрбияче чәчәкне ясау алымнарын аңлата. Кабартылган целлофан пакетның бер почмагын пластмасса тәлинкәдәге кызыл буяуга манып, кәгазь битенә чәчәкне төшереп күрсәтә. Аннары чәчәкнең сабак һәм яфракларын яшел фломастер белән ясарга кирәклеген искәртә. Балалар эшләрен мөстәкыйль рәвештә дәвам итәләр. Тәрбияче ничек эшләүләрен күзәтә. Тырышлыклары, пөхтә эшләүләре өчен балаларны мактый.